“Тиздән сез дә бөтендөнья челтәреннән файдалана алырсыз”
Яңалыклар

“Тиздән сез дә бөтендөнья челтәреннән файдалана алырсыз”

Иске Матак районда иң күп авылны берләштергән җирлекләрнең берсе.

Ул халык саны буенча да иң эреләрдән - бер меңгә якын кеше яши биредә. Халык җыеннары исә җирлекнең өч авылында уздырылды. Аларда район башлыгы Александр Никошин катнашты.

Иске Матак авылын­да 394 кеше яши. Юга­ры Матакта - 241 кеше, Абдул Салманда - 48, Яңа Сихтермәдә - 78, Чуаш Шәпкәсендә -110, Татар Шәпкәсендә 118 кеше исәпләнә. Зур җирлекнең про­блемалары, хәл итәсе мәсьәләләре дә күп була шул.

Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Ни­колай Кудряшов халык алдында ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. Алты авылда да шактый эшләнгән. Иске Матакта һәм Татар Шәпкәсендә биотермик (үләт) базлар ремонтланып, тәртипкә китерелгән. 14,5 кило­метр озынлыктагы кыр посадкалары корыган агачлардан арынды- рылган, Иске Матак һәм Чуаш Шәпкәсендәге чишмәләр төзек- ләндерелгән, Иске Ма­тактагы су башнясы буялган, тирәсе тотып алынган. Югары Матак­тагы күлне тирәнәйтеп, чистартып куйганнар, Яңа Сихтермә, Юга­ры Матак зиратлары тирәсен киртәләп алу өчен материаллар са­тып алынган.

Быел Иске Матак, Югары Матак, Чуаш Шәпкәсендә урам юл­ларын төзекләндерергә исәпләре. Абдул Сал­мандагы су башнясы тирәсен тотып алырга, Чуаш Шәпкәсе белән Татар Шәпкәсе арасын­дагы җәяүлеләр күперен ремонтлатырга план- лаштыралар.

Югары Матак хал­кы, авылдагы күл янәшәсендә тракторлар йөреп, чокыр-чакыр калдыралар, дип борчы­ла. Бу урында трактор­ларны, йөк машинала­рын йөртүне чикләргә килештеләр.

Владимир Волостнов Югары Матакта су сый­фатсыз булудан зарлан­ды. Ул краннан аккан болганчык суны савыт­ка тутырып җыенга алып та килгән. Алек­сандр Никошин җирлек башлыгына су башня­сын чистартырга зада­ние бирде.

Югары Матакта­гы Шәпкә урамын­да кар чистартыл­мый, андагы күпер дә төзекләндерүне сорый икән. Җирлек баш­лыгына бу эшләрне дә кичекмәстән башкару йөкләнде.

Иске Матакта да халыкны су белән тәэмин итүдә пробле­малар бар. Биредә шу­лай ук урам юлларын төзекләндерүне сора­дылар. Бу мәсьәләләрне нигездә үзара салым хи­сабына хәл итәргә киле­шенде.

Чуаш Шәпкәсендә яшәүчеләр, авыл зи­ратын тотып аласы иде, диләр. Җирлек башлыгы Николай Ку­дряшов, авылда ини­циативалы кешеләр табылса, бу эшкә быел ук керешәчәкбез, дип ышандыра.

Чуаш Шәпкәсе мәктәбендә җылы бәдрәф ясап булмасмы, дип сорадылар. Алек­сандр Никошин мәктәп бинасында аны эшләр өчен бүлмә табарга да быел ук ясап та куяр­га кирәк, диде. Район җитәкчесе шулай ук спорт залында ремонт эшләрен дәвам итәргә кирәклегенә басым яса­ды.

Халык җыенда Чуаш Шәпкәсендә кибет эшли башлавына сөенечләрен белдереп, рәхмәтләрен җиткерделәр. Бер апа йөрәгенә катла­улы тикшерү үтү за­рурлыгын әйтеп, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген сорады. Баш табиб урынбасары Эл­лада Плаксина: "Моның өчен сезгә иң башта үзегезнең участок таби­бына мөрәҗәгать итү зарур",-дип аңлатты.

"Госуслуги" порта­лы аша коммуналь хезмәтләр өчен түләр идем, әмма интернет юк",-дип зарланды бер ханым. Район электр элемтәсе участогы белгече: "Авылда һәр көнне берничә йорт­ны интернетка то- таштыру бара, тиздән сез дә бөтендөнья челтәреннән файдалана алырсыз",-дип ышан­дырды.


Нет комментариев