Советлар Союзы Герое Галимҗан Шаһвәлевның кызы Мәулия ханым, аның кызлары Әлфия, Гөлфия, оныгы Ильдар әтиләренең туган авылы- Татар Төгәлбәендә булып киттеләр.
Геройга куелган мемориаль такта янында бер минут тынлык белән әтиләрен, бабаларын искә алып, чәчәкләр куйдылар.
Китапханәгә Галимҗан Шаһвәлевка багышлап язылган "История одной жизни" исемле китап бүләк иттеләр.
Туганнары Гайнетдинова Сөембикә апа белән очрашып, нәсел җепләрен барладылар.
Нет комментариев