Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Светлана Одушкина: ковид белән чирләп китүче ике кеше бер гаиләдән

Коронавирусның янә таралу куркынычы бар.

Кайберәүләр әлеге йогышлы чир бетте дип ялгышалар. Вирус әле һаман да зәһәр, саклану чараларына җиңел караучыларны сагалап кына тора. 
Узган атнада ике әлкилене, ковид белән чирләүләре лаборатория аша исбатлангач, Казан госпиталенә озатканнар. Районның баш табибы Светлана Одушкина әйтүенә караганда, чирләп китүче бу ике кеше бер гаиләдән, вирусны Казанда булганда йоктырганнар. 
Хәзер сезонлы ОРЗ һәм ОРВИ кебек йогышлы чирләр баш күтәргәндә үз-үзеңне саклау бигрәк тә мөһим.
Район поликлиникасына 2 мең данә ГРИППка каршы вакцина кайткан. Кемнәр ул прививканы кадатмаган, озакка сузмый килсеннәр иде. Чөнки тәндә иммун системасы барлыкка килсен өчен, берничә көн вакыт кирәк.
Шулай ук районда коронавируска каршы ревакцинация ясату дәвам итә. Алдагы атнада йөздән артык кеше кабат прививка ясаткан.
Светлана Одушкина ревакцинацияне хәзерге чорда һәр 6 ай саен ясатып торырга киңәш итә. 
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева “Мәктәпләрдә укучыларның, укытучыларның шушы вируслы чирләр белән күпләп авыруы күзәтелми” диде. Ул балалар бакчасында, белем бирү учреж-дениеләрендә ишектән кергәндә температураны үлчәү тәртибе дәвам итә, диде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев