Рус телле мәктәпләр өчен татар теле буенча республика олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды.
Базарлы Матак урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Арина Кузнецова һәм Юхмачы урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Карина Артемьева бу бәйгедә призерлар булдылар. Кызларны олимпиадага татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлнур Гатауллина һәм Ләйлә Гыйльфанова әзерләде.
Нет комментариев