Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ташбилге авыл җирлегендә беренче халык җыены үтте

Бу атнада районда авыл җирлекләре Советының киңәйтелгән утырышлары – халык җыеннары башланды.

Биредә район җитәкчеләре, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләре дә катнаша. Җыеннар кешеләрнең хезмәт шартларын һәм тормышын белү, бергә аларны борчыган мәсьәләләрне хәл итү максатыннан үткәрелә. 
Беренче җыен Ташбилге авыл җирлегендә үтте. Аңа ике авыл керә. Ташбилге һәм Урта Биктимер авылларында барлыгы 140 хуҗалык бар. Аларда 397 кеше яши. Шулардан 232 кеше хезмәткә яраклы яшьтә, 103 се – пенсионерлар, 43 е – инвалидлар. 58 бала үсеп килә, шуларның 14 е – мәктәпкәчә яшьтәге балалар. 
Авыл кешеләре район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымовка, район башлыгы урынбасары Рәшит Билаловка, “Көнбатыш Әлки” идарәсе директоры Марс Сәгыйровка, Ташбилге авыл җирлеге башлыгы Рәмзил Әхмәдиевка, шулай ук Әлки районы хезмәтләре вәкилләренә кызыксындырган сорауларын бирә алды. 
Рәмзил Әхмәдиев җирле үзидарәнең 2022 елның 12 аенда алып барган эшчәнлеге турында сөйләде. 
–     Авыл кешеләре биредә, нигездә, бюджет оешмаларында, “Кызыл Шәрык-Агро” һәм “Хузангай” җәмгыятьләрендә эшли. Эшмәкәрләр дә бар. Авылда иҗтимагый мөһим учреждениеләр: балалар бакчасы, ФАП, кибетләр, мәчет, мәдәният йорты һәм китапханә эшли. 
2022 елда 3 халык җыены үткәрелгән, анда үзсалым күләме һәм әлеге акчалар тотылачак эш төрләре буенча карарлар кабул ителгән. 
Халык 158250 сум акча җыйган, аңа өстәп, республика бюджетыннан тагын 509800 сум акча бирелгән. Рәмзил Әхмәдиев сүзләренә караганда, әлеге акчага Заречная урамына юл салу өчен вак таш алынган, урам утларын яндырган өчен түләнелгән, насос алмаштырылган, су башнясыннан Урта Биктимергә кадәр су торбалары алмаштырылган. Ул үзсалымны вакытында түләгән өчен, авыл кешеләренә рәхмәт сүзләрен дә җиткерде. Чөнки нәкъ менә шул акчага авыл кешеләренең төп сораулары хәл ителә дә. 
Авыл кешеләре сөт сатудан да керем ала. Шәхси хуҗа-лыкларда барлыгы 306 эре мөгезле терлек бар, шуларның 106 сы – сыерлар. 2022 елда авыл кешеләре  (барлыгы 37 хуҗалык) 385,1 тонна сөт тапшырган.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов 2022 елның 12 аенда районның социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында сөйләде. 
Иҗтимагый яклау бүлеге, Пенсия фонды (хәзер Россиянең социаль фонды), районның үзәк хастаханәсе, авыл хуҗалыгы идарәсе, Татэнергосбыт вәкилләре үз хезмәтләренең эшләре турында чыгыш ясады. 
Авыл җирлеге кешеләре үзләрен борчыган сорауларын бирде. Аерым алганда, аларны зират мәйданын зурайту, кинотеатрда күрсәтелүче нәфис фильмнар турында мәгълүматның район газетасында бастырылу мәсьәләсе борчый.  
Җыен ахырында җирлек башлыгы бер төркем авыл ке-шеләренә – хезмәткәрләргә, пенсионерларга һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев