Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташбилге авыл клубында концерт булды

30 октябрьдә Ташбилге авыл клубында концерт булды.

 
Ул төрле чыгышларга бай булуы белән кызыклы иде. Иң беренче татарлар көнкүрешендәге “Каз канатын сыдыру” күренеше куелды. Авыл кешеләре, Эльвира Нурлыхакова, Мәйсәрә Кәримова, Алсу Сафинанын татарча башкарган җырларын аеруча яратып тыңлап, аларны көчле алкышларга күмде. Күп еллар дәвамында концертларны алып баручы  Розалия Габдуллина “Калфак” шигырен күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләде. Татар һәм рус биюләрен үтә оста башкаручы “Шатлык” төркеме чыгышларын да тамашачылар бик яратып карады. Шулай ук сәхнәдә Ләйсән Насыйбуллина да “Каз канаты” биюен башкарды. Әлеге чарага китаплардан һәм Татарстан халыклары көнкүреше әйберләреннән “Үткәннәр мәдәнияте” дип исемләнгән күргәзмәләр оештырылган иде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев