Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татар борнае авылы халкы махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм күрсәтәләр

5 декабрьдә Россиядә ел саен Волонтер көне билгеләп үтелә.


Бу дата РФ Президентының 2017 елның 27 ноябрендәге 572 номерлы Указы белән кертелгән.


Бүген инде волонтерның кем икәнен һәркем белә: волонтер – ул үз көчен һәм вакытын, мохтаҗ кешегә ярдәм күрсәтү яки нинди дә булса иҗтимагый файдалы эш башкару өчен, бушлай сарыф итә торган ирекле кеше.


Безнең арабызда андый кешеләр искиткеч күп. Шундыйларның берсе – Татар Борнае төп мәктәбе укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галина Закирова эшчәнлеге белән якыннанрак танышыйк.

–     Без махсус хәрби операциягә ярдәм итүне 2022 елның ноябрендә башладык. Бу вакытта район башлыгы Александр Никошин мәктәпләргә блиндаж шәмнәре белән булышуны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Укучылар белән шундук эшкә керештек. Балаларыбызның зур активлыгын, күңел биреп, бик теләп катнашуларын күрү волонтер отряды оештыруга этәргеч бирде, – дип сөйләп китте ул, инде менә 3 ел дәвамында армый-талмый даими рәвештә шөгыльләнә торган бик кирәкле һәм файдалы хезмәтләре турында. Аның сүзләренә караганда, отряд башта “Игелекле йөрәкләр” исеме астында берләшә. Авылдашлары Илдар Кәримов фронтта һәлак булганнан соң,  аның исеме белән атала башлый. Ә инде Илдарның бертуган абыйсы Ленар Гомәр улы да, энесе батырлыгын кабатлап, ил сагында геройларча вафат булгач, Бертуган Кәримовлар исемендәге “Игелекле йөрәкләр” отрядына әйләнә. 


Һәм менә бу отряд бүген ниләр генә башкармый: токмач кисә, аның белән коры ашлар әзерли, җиләк-җимешләр киптерә, мунчалалар бәйли, сеткалар үрә, ЛНР, ДНР балаларына уенчыклар, картлар һәм солдатлар өчен киемнәр, мендәр тышлары, җылы одеял-юрганнар тегә, коткару беләзеге, бәйләвечләр, аяк киеме киптергечләре, шәмнәр ясый…

–    Бер танышымнан Чистай районында мазь ясаганнарын белеп алдым. Рецепт алып, балавыз, прополис, май кушып, шул мазьларны әзерләүгә керештек. Гуманитар ярдәмне башта әзерлибез, аннары җибәрү мәсьәләсен хәл итүгә тотынабыз. Бу уңайдан Нурлат кардәшлеге белән теләктәшлек итә башладык. Алексеевск районы белән дә элемтәдә торабыз. Алар аша да күп сандагы ярдәмнәребезне озаттык. Районнан китә торган һәр йөктә безнең өлешебез зур, – ди Галина Алексеевна, күп көч һәм тырышлыклары белән горурланып.


Әйе, һәрвакыт без дип сөйли ул. Эшнең башында мәктәп директоры Гөлүзә Минсәгыйрова белән икәү торсалар, янәшәләрендә – бөтен авыл халкы, балалар бакчасы, Рафиз Кәримов гаиләсе, хезмәттәшләре. Барысы бергәләп чимал өчен кирәкле акчаны да җыя алар. 
Әлеге волонтерлар бүген 55 нче ярдәмне әзерләү белән мәшгуль.

–    Төннәр буе йокламый уйланам: иң кирәкле әйберләрне барлыйм, исәплим. Салкын, юеш окоплардагы сугышчыларыбызны күз алдына китерәм дә, үзем дә өши башлыйм. Аларны җылыту өчен, кулдан килгәннең барын да эшләргә, дигән девиз белән тагын да көчлерәк янып, икенче көнгә максат-бурычлар билгелим. Алгы сызыктан – батыр егетләребездән даими килеп торган җылы хәбәрләр дә куәт өсти, канатландыра,  – ди тынгы белмәс, олы йөрәкле, 5 бала әнисе,  гүзәл зат, волонтерлар волонтеры Галина Закирова.

Бүгенгесе көндә махсус хәрби операциядәге икетуган энесеннән – 6 ай, бертуган энесеннән 3 ай бернинди хәбәр дә булмаганга гаҗиз калган, шуңа карамастан, үзендә бик зур ихтыяр көче булдырган, алай гына да түгел,  үз артыннан йөзләрчә игелекле йөрәкләрне күтәрә алган бу ханымга сокланмый мөмкин түгел.

Сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең бөтен эшчәнлегегез – гади кешеләрнең гадәттән тыш гамәлләр кылуы турындагы тере тарих ул. Сез – безнең заман геройлары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев