Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 2026 елда ана капиталына 7 меңнән артык сертификатны проактив форматта рәсмиләштерде

Хәзер ана капиталына сертификат автомат рәвештә - гариза кабул итмичә һәм шәхси визитларсыз гына рәсмиләштерелә. Бала тугач, мәгълүматлар Социаль фондка килә һәм әзер документ ата-ананың «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә.

Сертификатның цифрлы версиясен чыгартып һәм бастырып алырга мөмкин, документның куллану вакыты чикләнмәгән. Сертификатта күрсәтелгән ана капиталы суммасы ел саен 1 февральдә индексацияләнә. Бу очракта документны алмаштырырга  кирәкми: сумма автомат рәвештә үзгәртелә. Капиталның актуаль күләмен яки күпме акча калганлыгын теләсә кайсы вакытта "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша тикшереп була. Чыгарылма онлайн режимда формалаштырыла һәм ата-ананың шәхси кабинетына керә.
"Татарстанда сертификатларны рәсмиләштерүнең проактив форматы 2020 елдан бирле эшли. Гаиләләргә гариза бирергә кирәк түгел, чөнки документ автомат рәвештә формалаша. 2026 елда гына да мондый ысул белән 7174 электрон сертификат бирелгән ", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатлары булган гражданнар  капитал акчасын Россия Федерациясе территориясендә тиешле лицензиягә ия булган теләсә нинди мәгариф  оешмасына күчерә, шул исәптән шәхси эшмәкәр (ИП) күрсәтә торган белем бирү хезмәтләренә  юнәлтә ала. Моның өчен шәхси эшмәкәрләрнең белем бирү эшчәнлегенә гамәлдәге лицензиясе булырга, ә Социаль фондка  алар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр бәясе төгәл исәпләнгән килешү бирелергә тиеш.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге хезмәтләре  турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында 

һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
 Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев