Татарстанда 2026 елда 10 күпергә капиталь ремонт ясалачак
10 объектның 8е — узган елдан калып баручы объектлар.
Ясалма корылмалар «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында норматив халәткә китерелә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.
Төп объектлар арасында — Актаныш — Мөслим юлындагы Мөслим районының Мөслим авылында урнашкан Ык елгасы аша үтүче тимер күпер. Аны ремонтлау узган ел башланган иде. Бу күпер торак пунктларны район үзәге белән тоташтыра.
Аксубай районында Чистай — Аксубай — Нурлат — Иске Мокшино юлындагы Олы Сульча елгасы аша үтүче авария хәлендәге күпер реконструкцияләнә. Әлеге ясалма корылма җирлек үзәге булган Мюд бистәсен җиде торак пункт белән тоташтыра.
чыганак https://bugulma-tatarstan.ru/news/news/tatarstanda-byel-10-kuperga-kapital-remont-iasalacak?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2F376c55c2-4d4e-55c9-ba70-197afbaad6dd
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев