Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТРның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллинның яңа китабы чыкты

Якташыбыз, Татарстан Республикасының халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллинның күптән түгел яңа китабы чыкты.


Татар Борнаеда туып үскән, Казанда Муса Җәлил опера һәм балет театрында, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәләт филармониясендә, Мәскәүдә “Бәйрәм” ансамблендә җырчы буларак танылган Мирсәет Сөнгатуллин былтыр юбилеен – 70 яшьлеген билгеләп үтте. Шул уңайдан ул үзенең иҗат юлына багышлап калын китабын чагарган.

Мирсәет Сөнгатуллин яңа китапларын алып күптән түгел генә районыбызга кайтып төште. Аны иң элек район башлыгы Александр Никошин кабул итте. Район белән тыгыз элемтәдә яшәгән якташыбызга  Әлки төбәгенә күп төрле чараларда катнашканы өчен рәхмәт белдерде, иҗатында яңа уңышлар теләде. Мирсәет Сөнгатуллин район җитәкчесенә яңа китабын бүләк итте.

Александр Никошин Мирсәет абыйга район үзәгендә аның исеме белән аталган яңа урам бар, анда өйләр төзелә башлагач, аны тантаналы төстә ачарга тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез: Мирсәет Сөнгатуллин – Әлки районының почетлы гражданины да әле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев