Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Әлки мәктәбендә Россия ДОСААФының 96 еллыгына багышлап пневматик винтовкадан ату буенча ярыш узды

Түбән Әлкинең урта гомумбелем бирү мәктәбендә Россия ДОСААФының 96 еллыгына багышлап, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призына пневматик винтовкадан ату буенча ярыш узды.

 

Ярыш районның 14-17 яшьлекләр арасында үткәрелеп, биредә иң төз атучылар катнашты.

Тантаналы ачышта район башкарма идарәсенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, Әлки ДОСААФы бүлеге советы рәисе Марат Хөснетдинов, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Захарова катнашты.

Ярыш 3 әр укучыны берләштергән 15 команда арасында үтте. Башта 3 тапкыр сынау буларак ату мөмкинлеге бирелде. Аннары 3 тапкыр ату нәтиҗәсе исәпкә алынды. Ярышның төп хөкемдары Рәфәс Билалов иде.

Шәхси ярышта 1 нче урынга – Фаил Мөхәммәтшин (Яңа Салман урта мәктәбе), 2 нче урынга – Ильяс Гыйззәтуллин (Нәби Дәүли исемендәге гимназия) өченче урынга Анатолий Смирнов (Чуаш Борнае урта мәктәбе) билгеләнде.

Командалар арасындагы ярышта җиүне Яңа Салман урта мәктәбе яуласа, 2 нче, 3 нче урыннарга Чуаш Борнае һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев