Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Әлки мәктәбендә “Сәйяр” үзешчән театраль мәктәп коллективлары фестивале узды

13 апрельдә Түбән Әлки мәктәбендә “Сәйяр” үзешчән театраль мәктәп коллективлары фестивале узды.


Сәхнәдә үзләренең сәхнәләштерелгән күренешләр уйнау сәләтен районның 13 мәтәбеннән 100 дән артык укучы – 9-11 нче сыйныфларының 3 труппасы, 5-8 нче сыйныф укучыларының 11 труппасы күрсәтте.
 

Жюри чыгышларны түбәндәге таләпләрдн чыгып билгеләде: сценарий текстын белү, репертуарның яшькә, артистлык мөмкинлекләренә туры килүе, сәнгатьле һәм ачык итеп сөйләү, актерлык осталыгы, сәхнәләштерелгән әсәргә костюмнарның туры килүе, спектакльнең эчтәлеге, сәхнә бизәлүе. 
 

5-8 нчы сыйныфлар арасында җиңүче –  Түбән Әлки мәктәбе укучылары (Кәрим Тинчуринның “Сүнмәс йолдызлар”). 2 нче урында – Юхмачы мәктәбе (Фәнил Галиев “Алмачуар”), 3 нче урында Әхмәт мәктәбе (Туфан Миңнуллин “Әниләр һәм бәбиләр”).


 “Иң яхшы сәхнә бизәлеше” номинациясендә – Татар Борнае мәктәбе (Әгнам Атнабаев “Сугыш җиле”), “ Иң яхшы режиссер эше” – Әлморза мәктәбе (Ләбиб Лерон “Чәпәләй белән Әпәләй”), “Яшь талантлар” – Базарлы Матак мәктәбе (Әнәс Хәсәнов “Әти диясем килә”), Базарлы Матак гимназиясе (Нәби Дәүли “Җырлап узган җәй”), Чуаш Кичүе мәктәбе (Гөлфия Җәләева “Могҗизалы төн”). “Тамашачылар ошатуы бүләге” номинациясендә Карга мәктәбе билгеләнде (Гаиләсгар Камал “Беренче театр”). 


9-11 сыйныфлар арасында Гран-прига Алпар мәктәбе лаек булды (Әгнам Атнабаев “Ана хөкеме”). 1 нче урында – Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназиясе, 2 нче урында – Яңа Салман мәктәбе (Туфан Миңнуллин “Кулъяулык”).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев