Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

«Түбән Кама Нефтехим» авариясеннән соң ватылган тәрәзәләрне атна ахырына кадәр торгызачаклар

Нижнекамск районының Бердәм ситуация үзәге базасында «Нижнекамскнефтехим» предприятиесендәге авариядән соң тәрәзәләр һәм балкон конструкцияләре зарарлану белән бәйле халыкның мөрәҗәгатьләре буенча эш оештырылган. Бу хакта район башлыгы Радмир Беляев деловой дүшәмбе барышында хәбәр итте.

 

«Бу вакыт эчендә барлыгы 131 мөрәҗәгать кабул ителде, аларның барысы да эшкәртелде. 24 гариза үтәлде. Мөрәҗәгатьләр буенча соңгы тәрәзә урнаштыруның тәмамлану вакыты – 10 апрель», – дип билгеләп үтте ул.

Радмир Беляев сүзләренә караганда, эшләр даими контроль астында, бу кешеләргә гадәти уңайлыкны мөмкин кадәр тизрәк кире кайтару өчен кирәк. «„Сибур“ компаниясе белән килешү буенча, бу юнәлештәге барлык чыгымнарны компания үз өстенә алды», – дип өстәде район башлыгы.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев