Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 37462 гектар урман бар

Бүген, 21 мартта, Халыкара урманнар көне билгеләп үтелә. Әлеге датаның максаты - җәмгыятькә урманнарны саклауның мөһимлеге турында җиткерү. Бүген бөтен планетада урман мәйданнарының бик нык кимүе күзәтелә. Кайбер мәгълүматлар буенча, соңгы ун мең елда кеше 26 миллион квадрат километр урманны юкка чыгарган. Шул ук вакытта янгыннар, корткыч бөҗәкләр һәм авырулар,уңайсыз...

Бүген, 21 мартта, Халыкара урманнар көне билгеләп үтелә.

Әлеге датаның максаты - җәмгыятькә урманнарны саклауның мөһимлеге турында җиткерү. Бүген бөтен планетада урман мәйданнарының бик нык кимүе күзәтелә. Кайбер мәгълүматлар буенча, соңгы ун мең елда кеше 26 миллион квадрат километр урманны юкка чыгарган. Шул ук вакытта янгыннар, корткыч бөҗәкләр һәм авырулар,уңайсыз һава шартлары да урманнарга бик зур зыян китерә.

Районыбызда урманнар 37462 гектар били. Бу зур мәйдан түгел. Һәм булган кадәресен саклап тоту һәркайсыбызның бурычы. Моның өчен нәрсә эшләргә соң? Урманда үзегездән соң бернинди чүп-чар да калдырмагыз. Ут белән сак эш итегез. Урманда учак яккансыз икән, аны су сибеп ахыргача сүндерегез. Учак урынын туфрак белән күмеп калдырсаң тагын да әйбәт. Кипкән үләнгә ут төртмәгез. Моннан янгын чыкса, ул тәүлегенә 1 чакрым тизлек белән таралырга һәм табигатькә искиткеч зур зыян салырга мөмкин. Урманны саклау ул "планетаның яшел байлыгын" үзебез һәм киләсе буыннар өчен саклыйбыз дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев