Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Үзәк Әлки” территориаль идарәсендә техниканы кышка саклауга кую эше иң яхшы оештырылган

Күптән түгел районда авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга кую буенча үзара тикшерү узды.

Быел кырдагы эшләр елдагыдан иртәрәк төгәлләнде. Иң мөһиме – чәчелгән барлык культураның да уңышы җыеп алынды.
Безнең районда кыр эшләре соң бетә. Чөнки бөртеклеләр уңышын җыеп алгач, көз башларында тагын бер урак башлана. Бу көнбагыш һәм бөртеккә кукуруз суктыру буенча. Быел соң өлгерә торган бу культуралар мәйданы да шактый иде: бөртек өчен кукуруз 3468 гектар биләсә, көнбагыш 7409 гектар мәйданда үстерелде.

Көннәр суытты,  җирләр туңдырганчы район кырларында сукалау эшләре башкарылды. Туңга сөрү эшләрен 48 мең гектарда башкарырга ниятләнгән булса, бу эш 46581 гектарда үтәлде (97 процент).

Инде авыл хуҗалыгы эшләрендә катнашкан техниканы әйбәтләп кышкы саклауга кую соралды. Белгәнебезчә трактор, комбайн, тагылма агрегатлар хәзер бик кыйммәт тора. Шуңа да аларга һәр хуҗалыкта сакчыл караш булырга тиеш. 

Халыкта бит “еракка җыйсаң, якыннан алырсың” дигән әйтем бар.  Комбайннарның, тагылма агрегатларның ременьнәрен, чылбырларын, башка ансат салына торган узелларын  сүтеп алып ышанычлы саклау өчен складларга урнаштыру мөһим.  Авыл хуҗалыгы  техникасы  әйбәтләп чистартып юылгач, аны шакмакларга бастырып, көпчәкләрен кояшта ярылмасын  өчен агарту зарур. Әнә  шул һәм техниканы кышкы саклауга кую буенча башка таләпләр үтәлешен  ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов җитәкчелегендә комиссия карап йөрде.  

Комиссия эшен “Востокзернопродукт”ның “Үзәк Әлки” территориаль идарәсеннән башлады. Хлебодаровка отрядында техника күп түгел.  Биредә тагылма агрегатлар, бер чәчү комплексы саклана. 

Остаханә утарындагы тәртиптән үк биредә техникага хуҗаларча караш сизелә. Парк бик әйбәтләп җыештырылган, агрегатлар тигез  итеп бер мәйданда кышкы саклауга куелган. Резина көпчәкләр агартылган, кайбер детальләр сүтеп алып складларга урнаштырылган, кайберләре кар-яңгырдан  саклауа өчен әйбәтләп өтерелгән. “Үзәк Әлки” идарәсе җитәкчесе Марат Хәмәтҗанов һәр агрегатның нинди хәлдә, быел кайсы эшләрдә катнашуы хакында сөйли. Бер үк вакытта алдагы сезонда аларга нинди ремонт эшләре башкару соралганын да әйтә барды. Комиссия әгъзалары биредә җитди  кимчелекләр тапмады, бары кайбер киңәшләрен генә җиткерде. 

Аннан “Үзәк Әлки”нең төп базасында гаражларда саклана торган техникага бәя бирелде. Монда да хуҗаларча караш һәр почмакта чагыла. Өсте ябулы урыннарда кыйммәтле агрегатлар әйбәтрәк саклана, билгеле. Биредә техниканы җылы бинада яңа сезонга ремонтлау өчен  мөмкинлек тә зур. Идарәдә бу эш  инде тулы куәткә бара. Әйтик, 261 тырманың 173 данәсе ремонтланган. Механизаторлар культиваторларны көйләүгә керешкәннәр.

Быел “Көнбатыш Әлки” территориаль идарәсендә дә техниканы кышкы саклауга куюга аеруча җитди игътибар биргәннәр. Иске Матак машина-трактор паркында һәр төр техника рәт-рәт тезеп куелган. Резина көпчәкләр әйбәтләп агартылган, алар күтәртмәгә бастырылган. Ә янәшәдәге тимерче алачыгында тырма ремонты бара. Тырманың һәр тешен тиешле таләпләргә туры китереп, мичтә кыздырып, сандалда чүкеч белән очлыйлар. 

Идарә җитәкчесе Марс Сәгыйров складларда саклана торган узелларны да күрсәтте. Монда да пөхтәлек, тәртип саклана. Әнә бит дистәләгән чылбыр әйбәтләп юып, майлап, әрҗәләргә салынган.

Киләсе тукталыш “Хузангай”да булды. Әлеге җәмгыятьтә техника бик күп. Әле биредә кышка саклауга кую эшләре төгәлләнмәгән иде. Комиссия азык хәзерләү комбайннары, күптән эштән туктауга карамастан, чистартылмый басып торуын гаепләде. Ә болай агрегатларның күпчелеге, тиешле таләпләргә туры китереп, яңа сезонга чаклы саклауга куелган иде. 

“Көньяк-Көнчыгыш Әлки” идарәсе техникасы башлыча Әхмәт отрядларында саклана. Монда да агрегатларны яңа сезонга ремонтларга керешкәннәр. Үзләрендә булган 324 тырманың 202 сен ремонтларга  өлгергәннәр. Тагын 6 культиваторның икесен көйләгәннәр иде.
“Көньяк Әлки”дә техниканы саклауга кую буенча җитди эшләр башкарылган иде. 

Ахырдан комиссия районда техниканы кышка саклауга кую эше иң яхшы оештырылган хуҗалык дип “Үзәк Әлки” территориаль идарәсен тапты. Икенче урында – “Көнбатыш Әлки”, өченче – “Хузангай” җәмгыяте.

Күп тә үтмәс, ул техника, агрегатларны яңа сезонга хәзерләү буенча тикшерүләр башланыр. Әлегә исә кышкы айларда аларны әйбәтләп ремонтларга кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев