Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Виктор Лаврентьев: «Хезмәткә чакырылучы егетләр “сыйфаты” бездә иң яхшылары»

22 февральдә районда эш сәфәре белән Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев булды. Ул муниципаль район советының узган ел йомгакларына багышланган утырышында катнашты.


Район Советы утырышы башланганчы район башлыгы Александр Никошин Васил Шәйхразыевка Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссариатының Базарлы Матактагы бинасын күрсәтте. 

Былтыр район хәрби комиссариаты бинасына Татарстан программасы нигезендә капиталь ремонт ясалды. Комиссариат хезмәткәрләре 2024 елны өй туе үткәреп, яңартылган бинада каршы алдылар. Ә бу бина төзекләндерелгәнче берәр ел алдан комиссариатның чакыру  пунктына  капиталь ремонт үткәрелгән иде. Анысы төп бина белән янәшә урнашкан. Республика җитәкчесен башта ул пункт белән таныштырдылар.

Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев Васил Шәйхразыевка  һәр бүлмәне күрсәтеп, биредә эшләүчеләргә дә, хәрби хезмәткә чакырылачак егетләргә дә шартлар бик әйбәт тудырылды, дип таныштырды. 

Республика кунагы өчен хәрби комиссариат эше бик таныш. Ул – дистә ел буе Яр Чаллы  шәһәрендә башта башкарма комитет җитәкчесе, аннан шәһәр меры булган кеше. 

– Сез хәрби комиссариат ремонтын чакыру пунктыннан башлап бик дөрес эшләгәнсез. Мәктәптә укучы егетләр иң элек  бу бинага аяк атлап керәләр. Биредә яшьләрне ничек каршы алсалар, аларның хәрби хезмәт, Россия Кораллы Көчләре турында беренче фикере, күзаллавы шулай формалаша, – диде Васил Габтелгаязович. Чынлап та, театр элгечтән башланган кебек, хәрби хезмәт юл башы – чакыру пунктыннан башлана шул.

Районда хәрби чакыру пункты хәзер бик югары дәрәҗәдә. Биредә егетләргә медицина тикшерүләре үтү, чакыру комиссиясе эше өчен бөтен  шартлар тудырылган. 

Аннан премьер-министр урынбасарын комиссариатның ремонт эшләре күптән түгел төгәлләнгән төп бинасы белән таныштырдылар. Ремонт эшләре ике катлы бу зур бинага тулысынча үткәрелгән иде. Ә монда беренче катта ДОСААФ район оешмасы урнашкан.
Хәрби хезмәткә шофер белгечләре,  җиңел һәм йөк  машинасы, автобус йөртүчеләре хәзерли торган оешма да бер уңайдан зур яңартулар кичерде. 

Икенче катка урнашкан хәрби комиссариат та танымаслык булып ремонтланды. Монда җитди хәрби таләпләргә җавап бирерлек бүлмәләр, ярдәмче кабинетлар булдырылды. Иң заманча электрон җайланмалар   урнаштырылган. Бүлмә һәм офис  җиһазлары да күбесе өр-яңа. Монда эшләүчеләр: “Бездә хәзер хезмәт шартлары шәһәрләрдән калышмый, бәлки әле яхшырак та”, – диделәр.
Виктор Лаврентьев соңгы елларда Әлки һәм Спас районнарында хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр “сыйфаты” бездә иң яхшылары диде. Әйтик, Ватан каршында бурычын үтәргә китүчеләрнең сәламәтлеге әйбәт, аларның профессиясе бар, мораль яктан әзерлекле һәм башкалар. 

Республика җитәкчесе район хәрби комиссаритына, шундый әйбәт ремонтлар башкарылгач, тагын да югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләргә  кирәк, дигән теләген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев