Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Владимир Тихонов почта хезмәтендә йөртүче булып 40 елдан артык вакыт узган

Без әңгәмә кору өчен Владимир Геннадьевич белән иртәнге сәгать 9ларда очрашуыбызга карамастан, ул Алексеевск почта бүлегеннән бар товарны алып кайтырга һәм иртәнге чәй өчен өенә сугылып, кабат эш урынына килергә өлгергән иде инде.

Почтага килдем һәм калдым

Базарлы Матакта яшәүче Владимир Тихоновның бу тармакта йөртүче булып эшләвенә 40 елдан артык вакыт узган

Оешма-учреждениеләрдә шундый кешеләр була: хезмәтләре күзгә күренмәслек гади генә. Әмма әгәр дә ул үз бурычларын үтәми икән, эш тукталып та кала. Сүзем почта хезмәте йөртүчесе турында. Базарлы Матакта яшәүче Владимир Тихонов нәкъ шул вазыйфаны башкара. Ул Алексеевскиның почта бүлегеннән бар матбугатны, хатларны, халык илнең төрле почмакларыннан сораткан кирәк-яракны алып кайта, аларны район бүлекләренә тарата. Һәм менә бу эшне ул 40 елдан артык башкара. 

Гадәткә кергән инде...

Без әңгәмә кору өчен Владимир Геннадьевич белән иртәнге сәгать 9ларда очрашуыбызга карамастан, ул Алексеевск почта бүлегеннән бар товарны алып кайтырга һәм иртәнге чәй өчен өенә сугылып, кабат эш урынына килергә өлгергән иде инде.

–    Әйе, күрше районга иртәнге сәгать дүрттә китеп, әйләнеп кайттык инде. Хәзер авылларга кузгалабыз, – диде ул, бу – гадәти хәл дигәндәй итеп. 
Әйтергә кирәк: бу эш атнага бер дә, ике дә түгел, ә якшәмбедән тыш, һәр көнне кабатлана. Һәм гомер буе дип әйтерлек дәвам итүгә карамастан, ардырмаган да, туйдырмаган да. Үзе мондый сүзләргә каршы ул: “Гадәткә кергән инде, бер авырлыгы да юк”, – дип, бер җөмлә белән генә җавап бирде.

 

“Ашыкмаска: өлгерербез”

Бүгенге көн хезмәткәрләре, яшьләр хезмәт урынын җиңел алмаштыра: берәр як ошап җитми икән, озын-озак уйлап тормый: шундук башкасын эзли. Әмма өлкәнрәк буын: “Яхшы кеше ул бер урында эшли. Һаман саен яңа оешмага күчүченең тормышының бер ягында да тотрыклылык юк”, – дип,  кешенең холкына карата да бәясен биреп куя. Бәлки, алар сүзләрендә дә хаклык та бардыр. Чөнки күп авырлыкларны-аңлашылмаучанлыкларны үткәрү белү өчен, беренчедән, хезмәтеңне ярату, икенчедән, чыннан да, зур сабырлык сораладыр. Менә шуларның барысы хакында да уйланып, әңгәмәдәшемнән:

–    Ничек бер урында гомер буе эшләп була? – дигән соравымны бирдем.

–    Мәктәпне тәмамлауга, Базарлы Матакның “Актай” колхозына тракторчы булып эшкә урнаштым. Шунда йөртүче булып укып та йөрдем, – дип сүзен ерактан башлады ул. – Аннары армия хезмәте. Кайткач, ветеринария берләшмәсенә эшкә урнаштым. Шунда күршем: “Почта бүлегенә йөртүче кирәк, бармыйсыңмы? – диде. Мин ризалаштым. 1983 ел иде ул. Шуннан бирле мин бу хезмәттә. 

Узган гасырның 80 нче елларыннан соң бүгенге көнгә кадәрге үзгәрешләр исәпкә алсак, җир белән күк арасы дигән сүзтезмә белә генә аңлатып буладыр. Зур үсеш юлларга да кыгала. Хәзер авылларга да асфальт түшәлгән табадай юллардан барабыз. Шул ук вакытта бу уңайлылыкта хәрәкәт итүнең куркынычы да артты. Чөнки берсе артыннан икенчесе җилдергән машиналарның исәбе-хисабы да юк.  Владимир Геннадьевич та шулар турында сөйләде:

–    Элек юллар юк иде. Җәйге-көзге яңгырда, кышкы карларда батып калган вакытлар күп булды инде ул. Әмма кирәк урында барып җиттем. Колхозларда тракторлар бар. Берәр йөртүче очрый икән, һичшиксез, булыша. Азапланасың, йөдисең, әмма тиешле урынга барасың. Соңрак булса да, кирәклесен илтеп тапшырасың.  Ә хәзер юллар яхшы. Әмма машина йөртүчеләр дә күбәйде. Базарлы Матакны гына алыйк, машинасыз кеше хәзер сирәктер. Йөртүчеләрнең араларында төрлеләре: кызу канлылары, игътибарсызлары, кабаланмый гына – пөхтә генә йөртүчеләре бар. Мин соңгылары исәбендә: “Ашыгырга кирәкми, өлгерербез”, – дим. Кабаланып, бәлага тарысаң, барып җитмәвең дә бар.

Әңгәмәдәшемнең әлеге дә, баягы сабырлыгын аңлатадыр ул. Ә дәлиле аның тагын шул: 40 ел эчендә ник бер (тфү-тфү) юл һәлакәте булсын! 
Ул рулендә барган почта бүлеге “Газел”енең дә яше шап-шактый: ике дистә еллык икән, аның каравы, ул һәрвакыт юлга чыгарга әзер, чөнки хуҗасы вакытында карап-төзәтеп тора үзен.

–    Үзем ремонтлыйм. Кирәк икән, сүтәм дә җыеп та куям. Быел да тиешенчә карап, искергән-тузган өлешләрен алмаштырдым, – дип аңлатты йөртүче. 

Юллар имин булсын

Владимир Геннадьевич белән аз вакыт сөйләшсәк тә, аның һәр сорауга елмаеп  җавап бирүеннән, бары яхшы вакыйгаларны искә алуыннан, эшеннән канәгать булуыннан уңай тәэсирләр калды. Ә безгә Владимир Тихонов турында язарга аның җитәкчесе Минзакир Гайфуллин редакциягә үзе кереп мөрәҗәгать итте. Һәм ул да: “Хезмәткәребез сентябрьдә юбилеен – 65 яшьлеген билгеләде. Үзе турында языгыз әле. Ул  гомер буе безнең тармакта эшләгән, начар гадәтләре булмаган, намуслы, тәртипле кеше. Машинасы һәрвакыт төзек. Юк, дип әйтә белми, нинди эш кушсаң да, башкарып чыга”, – дип, аны бары мактап телгә алды. Тырыш хезмәткәрне без дә котлап, алга таба да уңышлы хезмәт итүен телибез һәм “Хәерле юллар” дибез.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев