Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрби операциядә катнашучы Борискино мәктәбе укучылары белән очрашты

Күптән түгел Сиктермәдә яшәүче Александр Борисов кыска вакытлы ялга кайтты. Ул махсус хәрби операциядә 2023 елның сентябреннән контракт нигезендә катнаша.


Александр Борискино мәктәбенә шалтыратып, укучылар белән очрашырга  теләвен хәбәр итә. Мәктәптә көтелмәгән  мондый дәрәҗәле  кунакка хәзерлек башлана – укучылар абыйларына концерт номерлары кабатлый башлыйлар.  Очрашу вакытында аларның хәрби хәрәкәттә катнашучы якташыбыздан белешеп каласы килгән сораулары да күп җыела.

Менә дулкынланып көткән ул көн килеп җитә. Десантчы Александр Борисов тормыш иптәше Алла Викторовна һәм уллары Алексей белән мәктәпкә очрашуга киләләр. Алексей очрашу өчен 7 нче сыйныф укучыларын сораган була.  Бу сыйныфта 17 бала белем ала.  Соңрак хәрби егетнең нәкъ шул сыйныф укучылары белән очрашырга теләвенең сере дә ачыла.

Махсус хәрби  операциядә катнашучы егетләргә укучылар мәктәпләрдән хатлар язып юллыйлар. Ул хатлардан балалар  абыйларын җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтуларын көтүләре хакында язалар. Самими, беркатлы язылган бу хатлар солдатларны тетрәндерә, кыюлыкка, зур җиңүләргә дәрт өсти икән.

Александр Борисовның кулына Татарстан Республикасы Әлки районы Борискино авылыннан язылган укучы хаты эләгә. Хатны 7 сыйныф укучысы Диана Арнакова язган була. Диана  солдат абыйсына хат юллары аша эндәшеп: “Сез – безнең батырларыбыз, илебезне дошманнардан саклаучыбыз. Тизрәк җиңүгә ирешеп, яңадан туган җирләрегезгә  әйләнеп кайтыгыз...” дигән.

Александрны кыска гына язылган бу хат шулкадәр тетрәндергән. Ул аны кабат-кабат укып чыккан, түшендәге кесәсендә йөрткән. Хезмәттәшләренә исә: “Ялга кайткач, һичшиксез, Диана исемле кызны күреп, мин аңа бүләк тапшырачакмын”, – дип тә ышандырган. 
Егет сүзе бер була. Менә  Александр мәктәптә балалар белән очрашу барышында үз янына укучы Диана Арнакованы чакыра. Кесәсендә йөрткән хатны укый һәм кызчыкны кочаклап, аңа көч биргән, туган җирдән юлланган җылы сәлам өчен рәхмәтләр белдерә. Дианага абыйсы үз бүләген дә тапшыра.

Шулай ук тәм-томнар тутырылган бүләкләрне Александр  гаиләсе сыйныфтагы барлык балаларга да өләшеп чыга. 
Ә очрашу шулкадәр истәлекле булып үтә. Укучыларны фронт хәлләре дә,  андагы тормыш та – барысы да кызыксындыра. Алар җырлар башкаралар, шигырьләр укыйлар.

Мәктәп укучылары белән бу очрашуны оештыруда Әфган сугышы ветераны Вячеслав Шамышев катнаша. Ул үзе дә махсус хәрби операциядә катнашучыларга  алты тапкыр гуманитар ярдәм  озата баруда катнашкан кеше. Вячеслав Григорьевич һәр баруында диярлек үзе белән укучылар юллаган хатларны алып китеп хәрбиләргә өләшкән. “Анда бит тыныч  тормыштан килгән һәр җылы сүз кадерле”, – ди үзе ветеран. Ә мәктәпкә исә фронттан  хәрби әйберләр алып  кайтып тапшырган. 

Борискино мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Людмила Якимова  түбәндәгеләрне сөйләде:

–    Без балалар белән фронтка күп хатлар язып юлладык.  Әмма укучылар хаты алар өчен шулкадәр  кадерле, газиз булуы хакында белми идек әле. Десантчы Александр Борисов белән булган очрашу укучыларны да, укытучыларны да бик тетрәндерде. Алга таба без егетләребезгә иң җылы теләкләребезне ирештергән  хатларны тагын-тагын да юлларбыз, – диде ул.

Александр Борисов  һәм аның тормыш иптәше Алена белән без редакциядә әңгәмә корып утырдык.
Александр тумышы белән Кострома өлкәсеннән. 2016 елда яшәргә районга кайтканнар. Алар икесе дә терлекчелек  комплексында  әйбәт кенә  эшләгәннәр. “Хузангай” җәмгыяте тырыш гаиләгә былтыр яңа өй салып биргән. Аларның уллары Алексей һәм кызлары Алена бар. 


Александр, үзенеке кебек гаиләләр тынычлыкта яшәсен өчен, җиңүләргә ирешеп, тизрәк исән-имин әйләнеп кайтсын иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев