Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле җитәкчебез Азат Низамиевны юбилее белән кайнар котлыйбыз

Вакыт сизелми дә үтеп китә. Җитәкчебез Азат Низамиевка да 60 яшь тулды.

Югыйсә ышанып та булмый: ул яшь кешедәй җитез, аңарда көч-дәрт ташып тора. Шуңа да алда әйтелгән датаны рәсми сан буларак кына кабул итик. Чынлыкта кеше гомере үткән еллар түгел, ә эшләгән гамәлләре, туганнары, якыннары, хезмәттәшләре, дуслары, гомумән, җәмгыять өчен эшләгән яхшылыклары белән бәяләнә.


Ә бит күп нәрсә эшләнелгән. Чын ир-ат буларак, ул агач та утыртты, йорт та сады, балалар да үстерде. Аның һөнәри эшчәнлеге барышында безнең район газетасын 40 елдан артык вакыт (шуның 23 елы – мөхәррир вазифасында) чыгаруда аның тарафыннан күпме хезмәт куелуын язып бетерү өчен, шактый кәгазь бите кирәк булачак. Бары тик үзе мөхәррир булган кеше генә басма матбугат җитәкчесенең нинди зур җаваплы эш башкаруын, аңа никадәр бурычлар куелуын күз алдына китерә ала.  Аның ялы да, бәйрәм көннәре дә юк. Җитәкчелектән дә сорау зур, шул ук вакытта эшен меңәрләгән гади кеше дә бәяли. Һич арттырусыз әйтергә мөмкин: редакция – аның өчен икенче йорт. Азат Рөстәм улы үз алдына куелган бурычларны ышанычлы хәл итеп, үз вазифасын тиешенчә үтәп бара. 
Азат Рөстәмовичның хезмәте күпсанлы бүләкләүләр, “Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр хезмәткәре” дигән югары исем бирелү белән бәяләнгән. 
Хөрмәтле Азат Рөстәмович! Безнең дустанә коллективыбыз чын күңелдән сезне матур юбилеегыз белән котлый. Озак елларга җитәрлек саулык-сәламәтлек, гаиләгездә иминлек телибез. Элеккегечә тормышны яратыгыз, күңелегез күтәренке булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев