Җәйге туйлар сезонын районда Радис һәм Альбина Гатауллиннар ачып җибәрде.
3 июньдә район ЗАГС бүлегендә аларның никахы тантаналы төстә теркәлде. Радис белән Альбина биш ел элек танышканнар. Узган ел язмышларын бергә бәйлиләр – никах укыталар. Ә бер елдан менә гөрләтеп туй үткәрделәр. Яшьләр Казанда гомер итә. Ташбилге егете Радис “Нәфис” комбинатында эшли, Түбән Әлки кызы Альбина – фармацевт. Аларга бәхетле гаилә тормышы, мәхәббәт телик.
Нет комментариев