Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Юхмачы" терлекчелек комплексында эшләүче Любовь Казаковага бик күп эш йөкләнгән

"Юхмачы" терлекчелек комплексыннан кабул итү пунктларына көн саен 20 тонна сөт озатыла. Бер сменада хезмәт куючы биш савымчы 1400 сыердан әнә шул чаклы сөт савып ала. Любовь Казакова биредә 2008 елдан бирле эшли. Тумышы белән Каракүл авылыннан ул. Юхмачы урта мәктәбен тәмамлаган кызны язмыш җилләре Алабуга шәһәренә алып китә. Халык...

"Юхмачы" терлекчелек комплексыннан кабул итү пунктларына көн саен 20 тонна сөт озатыла. Бер сменада хезмәт куючы биш савымчы 1400 сыердан әнә шул чаклы сөт савып ала. Любовь Казакова биредә 2008 елдан бирле эшли.
Тумышы белән Каракүл авылыннан ул. Юхмачы урта мәктәбен тәмамлаган кызны язмыш җилләре Алабуга шәһәренә алып китә. Халык театры белгече дипломы алып чыккач, юллама буенча Лаешка килеп эшкә урнаша. Читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керә. Менә шулай 23 ел гомерен мәдәниятка багышлый.
-Әнкәйнең исәнлеге какшады. Шуңа ике дистә елдан артык мәдәният өлкәсендә хезмәт куйганнан соң туган якларыма кайтырга ниятләдем,-ди ул.
Юхмачы терлекчелек комплексына эшкә урнаша Любовь. Башта биредә терлек көтүенең өлкән операторы булып эшли. 2012 елда җитәкчелек аңа тагын да җаваплырак эш тапшыра - смена начальнигы итеп билгели.
Комплекс мөдире Марат Кәримов Любовь Казакованың хезмәтеннән бик канәгать.
-Беренче көннән Люба үзен яхшы яктан гына күрсәтте. Булсын дип, эш алга китсен дип тырыша. Хезмәт вазыйфаларын намус белән башкара. Уң кулым ул минем,-ди комплекс җитәкчесе.
Любовь Захаровнага бик күп эш йөкләнгән. Сменаны кабул итеп алгач, малларның барысын да барлап, исән-иминме икәнлекләрен карап чыга ул. Үз кул астында эшләүче савымчыларга, терлек караучыларга - барлыгы 14 кешегә наряд буенча эшне төгәл итеп бүлеп бирә.
-Терлекченең хезмәте җиңел түгел. Заманына күрә механикалаштырылган булса да, эш бер дә бетми. Бозаулар үлемен булдырмау, азык рационын контрольдә тоту, савым линияләренең дөрес эшләвен күзәтеп тору - барысы да продукциянең күләменә, сыйфатына йогынты ясаучы факторлар,-ди Любовь Казакова.
Кулыннан эш килгән, үз хезмәтен яратып башкарган Любовь Захаровна, лаеклы ял яшендә булуына карамастан, бүген дә яшьләр белән бер сафта.
-Мин бернинди эштән дә курыкмыйм. Ә батыраеп, тәвәккәлләп алынгач теләсә нинди хезмәтне башкарып чыгарга була,-ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев