Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юхиди хәбәр итә

Әлки районы ЮХИДИ инспекторлары исерек хәлдә рульдә барган өчен 32 беркетмә төзегән

9 ай эчендә Россия Эчке Эшләр министрлыгының Әлки районы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан исерек хәлдә рульдә барган, вазыйфаи зат вәкиленең исереклек дәрәҗәсен тикшерү өчен медицина тикшерүен үтү таләбен үтәмәгән, исерек хәлдә транспорт чарасында йөреп, кабат йөртү таныклыгын алдырган өчен, 51 административ беркетмә төзелгән.

Шулай итеп, исерек хәлдә рульдә барган өчен 32 беркетмә төзелгән. 1 нче хөкем участогының җәмәгать хөкемдары тарафыннан шуларның 28е каралган. Нәтиҗәдә, аларга карата 1 ел да 6 айга йөртү таныклыгын алу һәм 30 мең сум күләмендә штраф салу карары чыгарылган. 4 эш алдагы көннәрдә тикшереләчәк. Әлеге канунны бозган өчен, 30 мең сум күләмендә штраф салу һәм ел ярымнан 2 елга кадәр йөртү таныклыгын алу каралган.

Транспорт чарасы белән идарәне исерек хәлдәге затка бирү буенча 1 беркетмә төзелгән. Җәмәгать хөкемдары әлеге эшне карап, 30 мең сум күләмендә штраф билгеләде һәм әлеге йөртүченең 1 елда 6 айга йөртү таныклыгы алынды.

Йөртү таныклыгы алынган затның транспорт чарасы белән идарә итүе буенча 2 беркетмә төзелгән. Шуларның берсе тикшерелгән һәм 10 тәүлеккә кулга алу карары чыгарылган. 1 эш Җәмәгать хөкемдарына тапшырылган, алдагы көннәрдә тикшереләчәк. Әлеге канунны бозган очракта 10 нан 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу карары чыгарыла яисә гамәлдәге Кодекска ярашлы рәвештә, әлеге затка администартив кулга алу кулланыла алмаса, 30 мең сум күләмендә штраф салына.

Йөртү таныклыгы алынган затның исерек хәлдә машина йөртүе буенча 3 беркетмә төзелгән. Бер эш тикшерелгән. Җәмәгать хөкемдары тарафыннан 36 айга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү карары чыгарылган. 2 эш алдагы көннәрдә тикшереләчәк.

Йөртүченең вазыйфаи зат вәкиленең исереклек дәрәҗәсен тикшерү өчен медицина тикшерүен үтү таләбен үтәмәве буенча 11 беркетмә төзелгән. Җәмәгать хөкемдары бар эшләрне дә карагач, 36 айга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү  белән бергә 30 мең сум күләмендә штраф билгели.

Транспорт чарасы рулендәге йөртү таныклыгы булмаган затның вазыйфаи зат вәкиленең исереклек дәрәҗәсен тикшерү өчен медицина тикшерүен үтү таләбен үтәмәве буенча 2 беркетмә төзелгән. Әлеге эшләрне тикшерү бара. Бу канунны бозу 10-15 көнгә кулга алуны яисә гамәлдәге Кодекска ярашлы рәвештә, әлеге затка администартив кулга алу кулланыла алмаса, 30 мең сум күләмендә штраф салуны күздә тота.

Юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемнән дә канунны бозмау таләп ителә, чөнки исерек килеш рульдә баруның нәтиҗәсе бик тә аянычлы булырга мөмкин.

ЮХИДИның Әлки районы буенча бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Рәис Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев