Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юхиди хәбәр итә

Әлки районында “Җәяүле” дип исемләнгән чара үтә

15 сентябрьдән 28 енә кадәр районда юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауга юнәлтелгән “Җәяүле” дип исемләнгән чара үтә.

 
Җәяүлеләрне таптату күренешләре аеруча тәүлекнең караңгы вакытында еш була. Шуны әйтергә кирәк: күп очракта һәлакәткә таручылар киемендә яктылык кайтаргыч өлешләр булмый. Кеше таптатуга бәйле һәр икенче очракта урам-юл челтәренә кагылышлы кагыйдәләр үтәлмәве ачыкланган. 
Алда телгә алынган көннәрдә Әлки районы буенча дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хәрәкәт иткәндә җәяүлеләргә юл бирмәү һәм соңгыларының да юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча эшне көчәйтәчәк.  Моннан тыш, җәяүлеләргә кагылышлы объектларны карау кагыйдәләре үтәлешен тикшерү дә көчәйтелә. 
Машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә юл-транспорт һәлакәте куркынычын киметүгә китергән төп кагыйдәләрне үтәргә тиеш. 
Аларга түбәндәгеләр керә:
-    җәяүлеләргә тротуардан йөрергә кирәк, андый таш сукмак салынмаган икән, юл кырыеннан барырга;
-    тәүлекнең караңгы вакытында юл кырыеннан барганда җәяүле яктылык кайтаргыч өлешләре булган әйберләрне машина йөртүчеләр күрерлек итеп кулланырга тиеш;
-    юл аша җәяүлеләр кичүеннән чыгу мәҗбүри, андый урын юк икән, димәк, чатка кадәр барып, тротуар яисә юл кырые линиясеннән чыгарга;
-    светофор куланылмаган җәяүлеләр кичүендә машинаның ни дәрәҗәдә ерак булуын һәм тизлеген бәяләргә һәм куркыныч тумаганда гына юл аша чыгарга кирәк. 
ЮХИДИның Әлки районы бүлекчәсе җитәкчесе, полиция майоры Рәис Сафин һәр җәяүле дә юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә һәм саклык чараларын күрергә тиеш, дип искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев