Әлки районында исерек йөртүче хөкем ителде
Дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре Әлки районының Алексеевск-Югары Колок юлында рулендә 1975 елгы йөртүче булган “ВАЗ” автмобилен туктата. Нәтиҗәдә, ир-атның исерек булуы ачыклана.

Канун бозучыга карата РФ административ хокук бозулар кодексының 12.8 нче маддәсенең 1 нче бүлеге буенча беркетмә төзелә.
Әлки районы мәхкәмә районы буенча җәмәгатьчелек мәхкәмәсе карары белән йөртүче административ хокук бозуда гаепле дип табыла. Нәтиҗәдә, аңа 45 000 сум күләмендә штраф салына. Шул ук вакытта бу йөртүченең 1 ел да 6 айга йөртү таныклыгы да алына.
Рәмзил Вәлиуллин, ЮХИДИнең район бүлеге җитәкчесе, полиция майоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев