Исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен әлкиле хөкем ителде
ЮХИДИнең район бүлеге хезмәткәрләре Татар Әхмәте авылының Гыйләҗев урамында рулендә 1975 елгы йөртүче булган “МТЗ” тракторын туктата.
Ул транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итә. Канун бозучыга карата РФ административ хокук бозулар кодексының 12.8 нче маддәсенең 1 нче бүлеге буенча беркетмә төзелә.
Әлки мәхкәмә районы буенча Җәмәгатьчелек мәхкәмәсе карары белән ул административ хокук бозуда гаепле дип табылды. Аңа 45 000 сум күләмендә штраф түләтү карары чыгарылды. Шулай ук ир-атның 1 ел да 6 айга йөртү таныклыгы да алынды.
Рәмзил Вәлиуллин, ЮХИДИнең Әлки районы буенча бүлеге җитәкчесе, полиция майоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев