Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, үткән атна дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 50 очрагы теркәлгән.
Аларның өчесе – транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү. Аракы эчеп рульгә утыручыларның берсе хәтта олы юлга (Алексеевск-Югары Колок трассасына) чыгып җилдерергә җөрьәт иткән. Ә бит аның гаебе белән авария килеп чыгарга, анда кешеләр зыян күрергә, һәлак булырга да мөмкин иде! Исерек йөртүчеләргә карата кырыс җәзалар күрелә.
Нет комментариев