Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юхиди хәбәр итә

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре ике аек булмаган шоферны туктатканнар

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре узган атнада спиртлы эчемлек кулланганнан соң транспорт белән идарә иткән ике кешене туктатканнар.

Аларның берсенә беркетмә төзеп, материалларны судка юллаганнар.

Ә менә Яр Чаллыда яшәүче икенче сәрхүшкә җинаять эше кузгатылган. Ул салмыш хәлдә транспорт руле артына утырган өчен автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән була инде. Шуңа да аның спиртлы эчемлек кулланып кабат транспорт белән идарә итүе җинаять эше итеп каралган. Бу турыда район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе вахыйфаларын вакытлыча башкаручы Ринат Зыятдинов хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев