18 март 2018 яңалыклары
-
Татарстан тавыш бирү күрсәткече буенча Россиянең Европа өлешендә беренче бара
Россия буенча гомумән караганда, 12 сәгатькә илдә тавыш бирүчеләр күрсәткече 34,72 процентка тиң.
-
Татарстан стал лидером по явке в европейской части России на 12.00
В целом по России, согласно озвученным в 14.00 данным ЦИК, явка к полудню достигла 34,72 процента.
-
Әлки районының иң яшь сайлаучысы Миләүшә Шакирова: “Минем өчен бүген икеләтә бәйрәм!”
Әлки районында бүген Россия Федерациясе Президентын сайлауда 335 егет һәм кыз беренче мәртәбә тавыш бирде.
-
Әлки районы юлчылары 18 март таңын эштә каршылады
"Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки участогы коллективы 18мартны, көчле кар-буран буласын алдан белеп, зур әзерлек белән каршылады.
-
15 сәгатькә 58 процентка якын татарстанлы Россия Президентын сайлауда тавыш биргән
Мидхәт Шаһиәхмәтов сәгать 15.00 гә булган мәгълүматларны җиткерде. 16:33 (Казан, 18 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Сәгать 15.00 гә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда Россия Президенты сайлауларында республиканың 57,95 процент сайлаучысы тавышын биргән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республикада 2 миллион 909 мең 650...
-
Яшел Үзәндә 56 ел бергә сайлауга йөргән пар тавыш бирде
80 яшьлек Лиля Сибагатуллина Россия Президенты кыю фикерле кеше булырга тиеш, дип саный. 16:17 (Яшел Үзән, 18 март , "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 80 яшьлек Лиля һәм 82 яшьлек Равил Сибагатуллиннар сайлауга 56 ел бергә йөри. Алар өчен һәр сайлау бәйрәм кебек. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Лиля...
-
Ушу буенча дөнья чемпионы Ильяс Хөснетдинов: Сайлауларда катнашу мәҗбүри түгел, әмма мөһим
Сайлауларда катнашу гражданлык җәмгыятенең мөһим күрсәткече булып тора, ди спортчы. 15:53 (Казан, 18 март, "Татар-информ", "Ялкын"). Ушу буенча күп тапкыр дөнья чемпионы Ильяс Хөснетдинов Казанның 135 мәктәбе спортзалына урнашкан сайлау участогында илнең киләчәге өчен тавыш бирде, дип яза "Ялкын" журналы. «Һәр кеше сайлауга барып, илебезнең киләчәге өчен тавыш бирергә тиеш,...
-
Нидерланд вәкиле: Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә уза
Европа илләре күзәтүчеләре республиканың сайлау участокларында бүген иртәдән эшли. 15:40 (Казан, 18 март, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылган, ә сайлаучылар бәхетле күренә. Бу хакта халыкара миссия вәкиле, Нидерланд Корольлегеннән килгән күзәтүче Ангела Кейн белдерде. Республикада аның белән бергә Израиль һәм Германиядән күзәтүчеләр эшләвен белдерде ул. Алар барысы...
-
Германия вәкиле: Татарстанда сайлауларның оештырылу дәрәҗәсе шаккаттырырлык
Халыкара күзәтүче булып эшләгән Штефан Койтер республикада сайлауларга әзерлек вакытындагы профессиональлекне билгеләп үтте. 15:49 (Казан, 18 март, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстан хакимияте Россия Президенты сайлауларын оештыруга профессиональ һәм җаваплы караган, дип ышана Германиядән килгән халыкара күзәтүче Штефан Койтер. Ул бүген Россиядә уздырылган сайлауларда беренче тапкыр халыкара күзәтүче сыйфатында эшләвен билгеләп...
-
Татарстан артистлары Президент сайлауларында Прагада чират торып тавыш бирде
17-19 март көннәрендә Казанның Г.Тукай филармониясе әдәби-музыкаль лекторие иҗат коллективы Чехиядә гастрольдә. 15:02 (Казан, 18 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе әдәби-музыкаль лекторие артистлары Россия Президентын Прагадагы Россия илчелегенә килеп сайлады. Лекторий җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев үзенең социаль челтәрдәге битендә илчелек янындагы озын...
-
Татарстанда төшке вакытка сайлаучыларның 38,47 проценты тавыш биргән
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов Аксубай, Арча, Әтнә, Балтач, Чүпрәле халкының активлыгын билгеләп узды. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген сәгать көндезге 12гә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада сайлаучыларның 38,47 проценты тавыш биргән. Бу хакта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр...
-
Әлки районындагы участокларга сайлаучылар ул-кызлары, оныклары белән киләләр
718 нче Базарлы Матак сайлау округында сәгать унберләр тирәсендә сайлауларның иң кызган чагы иде. Башка вакытларда сайлауларга бик иртә килүчеләрне дә төн буе мул булып яуган кар бераз тоткарлаган: кемдер урамга таба сукмак ачкан, кемдер йорт тирәсен чистартырга ашыккан. Әмма карлы төн һәм көн авыл кешесенең кәефен кыра диме ул!...
-
Әлки районында сайлауларда беренче тапкыр катнашучыларга бүләкләр бирделәр
Гарифуллин Ленар һәм Гатауллина Адилә башкалабыз Казанның махсус урта белем бирү учреҗдениеләрендә һөнәр үзләштерәләр. Алар әле бик яшь, әмма киләчәкләре турында уй-фикерләре төпле, икесе дә укып бетереп, уңышлы карьера ясау турында хыяллана. Ә Регина Плаксинага инде 21 яшь, ул Базарлы Матакның "Теремок" балалар бакчасында эшли. Бу егет-кызлар илбашын сайлауда беренче...
-
Әлки районының иң өлкән кешеләренең берсе, Базарлы Матак авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков Советлар Союзында иң беренче парламент сайлауларын искә алды
Бөек Ватан сугышы ветераны, 1943-1950 елларда Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән, империалистик Япониягә каршы сугышларда катнашкан Лев Яковлевич Миндрюков, яше шактый олы булса да, элеккечә көр күңелле, хәрәкәтчән.
-
Татарстанда 49 меңнән артык кеше Россия Президентын сайлауда беренче тапкыр катанаша
Тавыш бирү көнендә авырып яки башка нигезле сәбәпләр аркасында килә алмаучылар өчен өйдә тавыш бирү хокукы бирелә. 10:38 (Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Республикада Россия Президентына тавыш бирүдә беренче тапкыр 49 мең 121 кеше катнашачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе...