Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 13 гыйнвар 2017 яңалыклары

    • 13 гыйнвар 2017 - 12:26
      Әлки арйоны: 31 декабрьдә автомобиль һәлакәтендә һәлак булган Андреевларның туганнары рухи һәм матди ярдәм өчен якташларына рәхмәт әйтә
      31 декабрьдә, Яңа елны каршыларга әзерләнгәндә, безнең гаиләгә коточкыч кайгы килде. Биш кешелек гаилә автомобиль авариясендә һәлак булды. Шул вакытта кешеләр безгә рухи терәк булмаса, хәсрәтебезне уртаклашып, юатып, ярдәм кулы сузмаса, бу күтәреп булмаслык югалтуны ничекләр кичергән булыр идек. Рухи һәм матди ярдәм күрсәткән өчен район башлыгы Александр Никошинга, район...
      454
      0
      0
    • 13 гыйнвар 2017 - 12:22
      Әлки районында туып үскән Александр Лукоянов Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган
      1962 елның июнендә мин Кустанай өлкәсендәге "Комаровский" совхозына баш агроном итеп билгеләндем. Хезмәт эшчәнлегемне 1961 елның мартында Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач шул ук районның Тельман исемендәге колхозында башлап җибәргән идем. Шәһәрдә туып үскәнлектән, бер еллык тәҗрибәм белән генә баш агроном булып эшләргә үземне әзер дип санамасам да, район җитәкчеләре...
      453
      0
      0
    • 13 гыйнвар 2017 - 11:47
      Әлки районының Түбән Әлморза авылында интернетка чыгу мөмкинлеге тууын көтәләр
      "Безнең Түбән Әлморза Юхмачы авылына орынып диярлек тора. Юхмачыда интернет белән проблема юк, ә без бу уңайлыктан бөтенләй мәхрүм -дөнья пәрәвезенә чыга алмыйбыз. Түбән Әлморзада интернет кайчан булыр соң? Күпләр кабельле телевидение хакында да хыяллана. Безнең хыяллар яңа 2017 елда тормышка ашар микән?" Түбән Әлморзада яшәүчеләр редакциягә әнә шундый сорау...
      447
      0
      0
    • 13 гыйнвар 2017 - 11:38
      Әлки районында Изге Варвара чиркәвенең яшьләр хоры чыгыш ясады. ФОТО
      Камера музыкасы, рухи җырларны яратучылар өчен район мәдәният бүлеге Раштуа бүләге ясады - мәдәният йортында Нәҗиб Җиһанов исемендәге консерватория студентлары, Казандагы Изге Варвара чиркәвенең яшьләр хоры конңерт куеп киттеләр. Тамашачылар нигездә рус һәм чуашлар, ягъни христиан динен тотучылар иде. Алар тын да алмыйча хор башкарган дини эчтәлекле җырларны, Раштуа белән...
      517
      0
      0
    • 13 гыйнвар 2017 - 11:27
      Әлки район ЮХИДИ бүлекчәсе җәяүлеләргә төнлә юлда йөргәндә киемнәрдә яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга чакыра
      Юлларда машиналарның бик нык күбәюе, хәрәкәтнең катлаулануы машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә саклык, уяулык, җаваплылык таләп итә. Бу шартларда балалар катнашында бәхетсезлек очраклары арту куркынычы үсә. Кызганычка каршы, юл фаҗигаләре нәтиҗәсендә кечкенә пассажирларның, җәяүлеләрнең гомере өзелә, гарипләнәләр. Җәяүлеләрнең үлеме белән тәмамланган очраклар ешрак тәүлекнең караңгы вакытында төнлә була. Машина йөртүче...
      997
      0
      0
    • 13 гыйнвар 2017 - 11:25
      Әлки районының Әхмәт авылы фермеры Фәнис Бакиров Татарстанның иң уңышлы эшләүче йөз эшмәкәре арасына керде. Ул бүген үзенең гаилә фермасында 200 баш ат асрый
      Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек-2016" бәйгесенә нәтиҗә ясады. Республиканың ел дәвамында иң уңышлы эшләгән йөз эшмәкәре исемлегендә Әхмәт авылыннан фермер Фәнис Бакиров та бар. Шушы көннәрдә Казанда Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан икътисад министры Артем Здунов кулыннан ул җиңүче Дипломын кабул итеп алды. "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек" бәйгесе Татарстан...
      753
      0
      0
    • 13 гыйнвар 2017 - 06:50
      Әлки районында 16 гыйнвардан авыл җирлекләрендә җыеннар башлана
      Киләсе атна башыннан районыбыз авылларында халык җыеннары башланачак. Кагыйдә буларак, авыллардагы бу зур җыелышларда район җитәкчеләре, төрле оешма-предприятиеләр вәкилләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре катнаша. Җыеннарда авыл җирлекләре башлыклары узган 2016 елда башкарылган эшләргә хисап тотачак, быел эшләнәсе хезмәтләр барланачак. Мондый җыеннарда авыл халкы җирлек һәм район җитәкчеләренә үзләрен борчыган сораулар...
      419
      0
      0
    • 13 гыйнвар 2017 - 06:19
      Сафин Рәфкать Исхак улына 13 гыйнварда 50 яшь тула
      Базарлы Матакта яшәүче кадерле кешебез Сафин Рәфкать Исхак улына 13 гыйнварда 50 яшь тула. Шундый матур, истәлекле гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Кадерлебез, сиңа нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, сөенечләр, җан тынычлыгы телибез. Туачак таңнарың имин булсын, бәхетең тулып торсын. Син безнең терәгебез, таянычыбыз, иң кадерле кешебез. Барыбыз да сине...
      528
      0
      0
    • 13 гыйнвар 2017 - 06:10
      Дәү әниебез Әхмәтшина Гөлсинә Әнвәр кызына 13 гыйнварда 50 яшь тула
      Базарлы Матакта яшәүче тормыш иптәшем, сөекле әниебез, дәү әниебез Әхмәтшина Гөлсинә Әнвәр кызының 13 гыйнварда матур бәйрәме - 50 яшь тулды. Кадерлебез, сине чын күңелдән алтын юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, тыныч-тигез гомер телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып...
      475
      0
      0
    • 13 гыйнвар 2017 - 05:42
      Әниебез Роза Раиф кызы Мөхәммәтшинага бүген 75 яшь тула
      Чиябаш авылында гомер итүче әниебез Роза Раиф кызы Мөхәммәтшинага 13 гыйнварда 75 яшь тула. Әниебез, күз нурыбыз! Без сине бик нык яратабыз, синең белән горурланып яшибез. Ходай сиңа корычтай нык сәламәтлек бирсен, гомерең озын, тормышыңның һәр көне шатлык-сөенечләргә бай, бәхетле булсын. Әни, һәрчак шулай ачык йөзле, төшенкелеккә бирелми торган булып...
      524
      0
      0
    • 13 гыйнвар 2017 - 05:38
      Элекке хезмәттәшебез Гыйльметдинова Мәдинә Әхмәтвәли кызын юбилее белән тәбриклибез
      Элекке хезмәттәшебез Гыйльметдинова Мәдинә Әхмәтвәли кызын күркәм юбилее белән ихластан тәбриклибез. Аның бөтен хезмәт эшчәнлеге район газетасы белән бәйле булды. Искиткеч тырыш, белемле, олы җаваплылык хисенә ия, кешеләргә мәрхәмәтле һәм ярдәмчел Мәдинә апа белән бергә эшләгән елларны гел сагынып искә алабыз, аның белән һаман элемтәдә торабыз. Шөкер, Мәдинә апа бик...
      521
      0
      0
    Реклама