27 ноябрь 2017 яңалыклары
-
30 ноябрьдә әлкилеләрне Татарстан прокуроры урынбасары Юлия Наумова кабул итә
30 ноябрьдә 10.00-11.00 сәгатьләрдә район халкын Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова кабул итә.
-
Әлки районында киокусинкай буенча Татарстан беренчелеге ярышлары узды. ФОТО
26 ноябрьдә "Алинә" универсаль спорт залында киокусинкай буенча Татарстан беренчелеге ярышлары узды.
-
Әлки районыннан зур делегация 24 ноябрьдә республика православныйлар форумында катнашты
24 ноябрьдә районыбыз делегациясе Казанда Татарстан Православие җәмәгатьчелегенең өченче форумында катнашты
-
Әлки районыннан көллият укучысы Альберт Локманов республика спартакиадасында җиңү яулады
Хәрби-кулланма спорт төрләре буенча республика спартакиадасында район командасы уңышлы чыгыш ясады.
-
Әлки районында исерек йөртүчеләрне җинаять җаваплылыгына тарталар
Узган атнада район юлларында транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән ике кеше тоткарланган.
-
Әлки районынан 53 яшьлек Газинур Фәттахов гер спорты буенча дөнья чемпионы булды
Карга авылында яшәүче 53 яшьлек Газинур Фәттахов Көньяк Кореядан гер спорты буенча дөнья чемпионы исемен яулап кайтты.
-
Әлки районында штраф түләмәүчеләрне җәзага тарталар
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны түләмәгән әлкилеләр саны 176 га җиткән.
-
Мәчеттә никахлашу дөресме? Мәһәр хакы күпме булырга тиеш?
Никах мәҗлесен алып баручы егет-кызларыбыз остарганнан-остара бара. Кунакларның күңелен күреп, мәгънәле җыр-шигырьләр башкарып, хәдисләр, Коръән сүрәләрен сөйләп тә, яшьләрне никахлашу көне белән котларга була икән. Никах күкләрдә укыла Никах кайда укылырга тиеш? Бу сорау да соңгы вакытта еш бирелә. Никахка әзерлек эшләренә керешкәнче, кайда үткәрү мәсьәләсе килеп баса. Бу юлы...
-
Әлки үзешчәннәре авылларда концерт куялар
Чуаш Кичүе үзешчәннәре үз авыллары клубы сәхнәсендә Фоат Садриев әсәре буенча "Җәмилә бураннары" дигән спектакль куйганнар.
-
2018 елда хезмәт хаклары 15-20 процентка артачак
2018 елда Россиядә хезмәт хаклары 4 проценттан да күбрәккә артачак. Бу хакта РФ финанслар министры Антон Силуанов «Россия 1» телеканалының «Воскресный вечер» тапшыруы эфирында белдерде, дип яза "Татар-информ" ТАССка сылтама белән. Шул ук вакытта бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 15-20 процентка артачак, кайбер тармакларда эш хакы моннан да күбрәк күтәреләчәк, дип...
-
27 ноябрьгә һава торышы: Татарстан синоптиклары көчле буран турында кисәтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе һава торышы шартлары бозылу турында кисәтү таратты.
-
Елена Малышева картайтучы ризыклар исемлеген атады
Күптән түгел булган тапшыруларның берсендә ул кызыл ит, татлы ризыклар һәм спиртлы эчемлекләр кулланучыларның тиреләре иртә картая дигән фикерне әйтте. Эксперт фикеренчә, организмда шикәрнең күп булуы коллагенның җимерелүенә китерә. Кызыл ит белән ысланган ризыклар бөер эшчәнлегенә начар тәэсир итә, шул рәвешле ул токсиннарны организмнан начаррак чыгара башлый. Ә спиртлы эчемлекләр...