Район тормышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Алинә” универсаль спорт залында пенсионерларның район спартакиадасы булды
"Алинә" универсаль спорт залында пенсионерларның район спартакиадасы булды. Ярышларны Россия пенсионерлар союзының район бүлеге һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырды. Районның төрле авылларыннан килгән өлкәннәр җиңел атлетика, дартс, өстәл теннисы бәйгеләрендә, физик әзерлек эстафетасында көч сынашты. Гомумкоманда бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, Базарлы Матак авыл җирлеге командасы беренче урынны алды....
-
Әлкилеләрнең милек салымы буенча бурычлары 1,3 миллион сум тәшкил итә
Әлкилеләрнең 2014 ел өчен милек салымы буенча бурычлары 1,3 миллион сум тәшкил итә. Иң зур бурычлар Базарлы Матакта яшәүчеләр исәбендә: түләнмәгән җир, милек, транспорт салымнары 1,1 миллион сум тирәсе.
-
Өч сабый дөньяга килгән
Район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә өч сабый туган. Аларның икесе кыз, берсе малай. Кызларның берсе гаиләсендә өченче бала.
-
Халыкара “Парклар маршы” башланды
Ел саен уздырыла торган Халыкара "Парклар маршы" кабат башланды. Быел ул "Туфрак - бәһасез табигый мирас" дигән девиз астында үтә. Күрше районның "Спас" табигый тыюлыгы оештыручы бу конкурста безнең укучылар да актив катнаша. Үткән елда, мәсәлән, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бүләкләренә Денис Гнединков, Рәзилә Шәяхмәтлва, Миләүшә Хәйруллина лаек булган иделәр....
-
1 апрельдән чисталык икеайлыгына старт бирелә
Шушы вакыт аралыгында авыл урамнарын, йорт-тирәләрен, юл кырыйларын, оешма, учреждение, предприятиеләр территорияләрен кыш буе җыелган чүп-чардан арындыру, чистарту эшләре башкарылачак. Шулай ук бакча һәм паркларны, балалар мәйданчыкларын, зиратларны төзекләндерү, каты-көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын барлау һәм ремонтлау да күздә тотыла. Район үзәгендә, авыл җирлекләрендә күпләп агачлар утырту да эш планына кертелгән. Көннәр...
-
27 мартта Айрат Хәйруллинның ярдәмчесе кабул итәчәк
27 мартта РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның ярдәмчесе безнең районга килеп, йомыш-гозерләре булганнарны кабул итәчәк: Район хакимияте бинасында, "Бердәм Россия" партиясе бүлекчәсе бүлмәсендә 11-13 сәгатьләрдә эшләячәк депутат ярдәмчесе. Алдан язылып куярга да була, телефон 21-6-99.
-
Әлки район хуҗалыклары һәм предприятиеләре яшь белгечләрнең үзебезгә эшкә кайтуына бик тә өметләнә
www.f1cd.ru Район хуҗалыклары яшь белгечләрне көтә Быел безнең районда туып-үскән һәм урта белем алып киткән 25 яшь кеше авыл хуҗалыгы белгечлекләренә өйрәтүче уку йортларын тәмамлый. Район хуҗалыклары һәм предприятиеләре аларның үзебезгә эшкә кайтуына бик тә өметләнә. Яшь белгечләргә төрлечә ярдәм күрсәтү чаралары да бар. Әйтик, институт, университет тәимамлап, авыл хуҗалыгына...
-
Автомобиль хуҗалары игътибарына
Техник карау (диагностик карта) булмаган очракта автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) гамәлдә саналмый һәм закон бозу булып тора. 196-ФЗ санлы федераль законның 16 статьясы 3 пункты билгеләгәнчә, автотранспорт чарасын иминиятләштерү аңа техник карауны акредитациясе булган станциядә үткәргәндә генә дөрес. Барлык башка очракларда авторучка белән тутырылган, ЕАИСТО номеры булмаган диагностик карта...
-
Бүген кояш тотылуны күзәтеп булачак
rejimm.ru 20 мартта, төштән соң, сирәк күренешне - кояш тотылуны күзәтеп булачак. Бу көнне Кояш һәм Ай күк экваторында бер сызыкка туры килеп, Ай шәүләсе йолдызыбызна тулысынча каплаячак. Дөрес, безгә Кояш тотылу өлешчә генә күренәчәк. Кояш тотылу - кызыклы вакыйга, аны һәркемнең күреп каласы килә, билгеле. Әмма кояшка караңгы пыяла...
-
Сәминә Камалова “Йолдызлык” (“Созвездие”) республика фестиваленең зона турында дипломант булды
"Йолдызлык" ("Созвездие") республика фестиваленең зона туры күрше Аксубай бистәсендә үткәрелде. Анда безнең яшь "йолдызчыкларыбыз" да катнашты. Үзе генә җырлап конкурсантларның кече төркемендә Сәминә Камалова дипломант булды. Аның укытучысы Алсу Сутянина.
-
Бөек Ватан сугышына Иске Әнҗерә авылыннан 156 кеше киткән
www.freeoboi.ru Бөек Ватан сугышына Иске Әнҗерә авылыннан 156 кеше киткән. Җиңү бәйрәменә әзерләнгән бу көннәрдә авыл мәктәбе укытучылары, укучылар сугышта катнашкан, һәлак булган, җиңү яулап әйләнеп кайткан авылдашларының истәлеген яңарту өстендә эшлиләр. "Үлемсез полк" республика акциясенә кушылып, аларның фоторәсемнәрен җыялар. Хәзер инде зурайтылган 70 фотодан мәктәптә стенд төзегәннәр. Бу фоторәсемнәрне...
-
Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында руханилар еш була
Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында руханилар еш була. Мәсәлән, Базарлы Матак чиркәве протиерее Андрей Зиньков православия бәйрәмнәрен үткәрүдә катнаша, биредә яшәүчеләр белән әңгәмәләр үткәрә вафат булганнарны соңгы юлга озата. Интернат-йортта Татьяна Малярова да еш була. Ул шулай ук дини мәсьәләләргә кагылышлы сорауларга җавап бирә, төрлечә ярдәм күрсәтә. Ә мөселман бәйрәмнәрендә район...
-
Энҗе Идиятуллина “Тат-АRS-Тан-2015” дип аталган конкурста финалга чыкты
myrugby.ru Казанда күптән түгел музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары арасында "Тат-АRS-Тан-2015" дип аталган конкурс үткәрелде. Анда безнең район балалар музыка мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады. "Халык инструментлары" номинациясендә баянда оста уйнап Энҗе Идиятуллина финалга чыкты. Шул ук номинациядә "Лель" халык инструментлары ансамбле дипломант итеп танылды. Аның җитәкчесе Рәзинә Гомәрова....
-
Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында укыган 53 егет-кызга дипломнар тапшырылды. (ФОТО)
Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында истәлекле вакыйга булып үтте - биредә ике ел ярым укыган 53 егет-кызга тантаналы рәвештә пешекче-кондитер, тракторчы-машинист һөнәрләрен алып чыгулары турында дипломнар тапшырылды. Бу - көллиятнең 35 нче чыгарылышы. Элеккеге һөнәри училище, хәзер көллият филиалы статусын йөртүче бу уку йорты белемле һәм тәҗрибәле укытучылары, мастерлары, бай...
-
“Куркынычсызлык фаразы” мәгълүмати-пропаганда акциясендә Әлки районы ЮХИДИ хезмәткәрләре дә катнаша
Республикада үткәрелә торган "Куркынычсызлык фаразы" мәгълүмати-пропаганда акциясендә район ЮХИДИ хезмәткәрләре дә катнаша. Әлеге акция юлларда аварияләр санын һава шартлары үзгәрешеннән чыгып киметүгә юнәлтелгән. Бу чара кысаларында юл хәрәкәте инспекторлары ДОСААФ җирле оешмасы курсантлары белән очрашып әңгәмә үткәрделәр. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин курсантларга төрле явым-төшемнәр, көн белән төн алышынганда күз...