Район тормышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чуаш Кичүе мәктәбендә укытучы истәлегенә волейбол турниры үткәрелде
Чуаш Кичүе мәктәбенең физкультура укытучысы Наил Мөбәрәкшин истәлегенә үткәрелгән волейбол турнирында 9 команда катнашты. Уеннар бик кызыклы булды, һәр команда җиңәргә омтылып көрәште. Нәтиҗәдә беренче урынны Иске Чалы командасы яулады. Икенче-өченче урыннарны Түбән Әлки һәм Иске Матак волейболчылары бүлеште.
-
Әлки районында ашламалар тиешенчә сакланамы
Бүген үткәрелгән терроризмга каршы комиссия утырышында авыл хуҗалыгы формированиеләрендә минераль ашламаларның сакланышы тикшерелде. Шартлаткыч матдәләрнең бер компоненты булган аммиак селитрасы тиешенчә складлаштыру, бу ашлама урнаштырылган биналарны даими саклау кирәклеге турында район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы Әгъләм Тукмаков кисәтеп үтте. Ә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев...
-
С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда Әдәбият елына багышланган кичә узды
«Туган телемдә сөйләшәм» дигән әлеге кичәгә Базарлы Матакның «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар чакырылды. Алар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Татар әбисе булып киенгән музей хезмәткәре Гөлсинә Гәрәева балаларның һәр чыгышын дәү әниләречә мактап, үсендереп торды. Кичәдә катнашкан музей директоры Йосыф Зарипов, «Ватаным Татарстан» газетасы хәбәрчесе Шәһит Гатауллин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә...
-
Әлки районы хуҗалыкларына 2,2 мең тонна ашлама кайтарылды
Район хуҗалыклары хезмәтчәннәре язгы кыр эшләре өчен техника төзекләндерү һәм минераль ашламалар кайтару белән мәшгульләр. «Кызыл Шәрык-Агро» отрядларына 1884 тонна ашлама кайтарылган. «Хузангай» кооперативы исә 343 тонна ашлама белән запасланган.
-
Чуаш Борнае гомуми белем бирү мәктәбе “Мин татарча сөйләшәм” республика акциясенә кушылды
kazan-news.net Чуаш Борнае гомуми белем бирү мәктәбе "Мин татарча сөйләшәм" республика акциясенә кушылды. Шул уңайдан биредә бик күп чаралар үткәрелгән. Мәктәптә нигездә чуаш, рус балалары белем ала. "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты атналыгында оештырылган татарча кичәләрдә һәм бәйгеләрдә алар рәхәтләнеп катнаша. Халыкара туган тел көненә...
-
Лидия Тутерованың педагоглык стажы 44 ел 7 ай тәшкил итә
Быелның гыйнварында мәрхәмәтле һәм киң күңелле, җан җылымлы ханым Тутерова Лидия Сергеевнаның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән идек. Ә март башында аның өчен тагын бер бик истәлекле вакыйга булды - район үзәгендә оештырылган тантанада Лидия Сергеевнага "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медале тапшырылды. Лидия Сергеевнаны мин...
-
Җитәкчеләргә соравыгыз бармы?
buketoff-nn.ru Газетабызда әнә шундый рубрика ачып җибәрәбез. Тормыш-көнкүреш, социаль мәсьәләләр буенча сезне нидер борчый, кызыксындыра икән, соравыгызны редакциягә юллый аласыз. Аерым җитәкчегә атап җибәрсәгез дә була. Сезнең сорауларыгызга район һәм төрле оешма-предприятиеләр җитәкчеләре җавап бирер. Җавапларны газетада урнаштырырбыз. Сорауларыгызны аңлаешлы итеп язып, исем-фамилиягезне һәм авылыгызны төгәл күрсәтеп, редакция адресына яисә...
-
Ташбилге авыл китапханәсенә башлангыч мәктәп укучылары тыл хезмәтчәннәре белән очрашуга килделәр
bsn.irk.ru Бөек Җиңү… Совет кешеләреннән аңа ирешү өчен күпме корбаннар һәм көч соралды! Солдатлар фронтларда көрәш өчен яуга барсалар, тылда җиңүне хатын-кызлар, картлар һәм балалар якынайтты. Алар җилкәсенә сугыш чоры авырлыклары калды бит. Завод станоклары артында, басу-кырларда - бөтен жирдә алар хезмәт куйды. Шушы авыр еллар истәлекләрен яшьләргә җиткерү өчен...
-
Чуаш Шәпкәсе-Яңа Сихтермә, Кошки–Иж-Борискино юллары ремонтланачак
"Алексеевскдорстрой" җәмгыяте коллективы узган елда 113 миллион 489 мең сумлык эш башкарган. Быел юлчылар республиканың 20 районында юл төзү һәм ремонтлау эшләре башкарган. Хәзерге вакытта коллективта 163 кеше эшли, 2010 ел белән чагыштырганда эшчеләр саны 1,5 тапкыр арткан. Җәмгыятьнең Әлки участогы быел Чуаш Шәпкәсе-Яңа Сихтермә, Кошки-Иж-Борискино юлларын ремонтлаячак. Авыл юлларын...
-
Этен урамда иректә йөрткән хуҗалар ачыкланып, административ штрафка тартылачак
Йортында эт асраган кеше аны һичшиксез бәйдә тотарга тиеш. Авыл урамнарында этләрнең күпләп иректә йөрүе еш кына кешеләр өчен куркыныч тудыра. Сукбай этләрнең кешеләргә ташлануы, хайваннарга зарар салуы кебек хәлләр дә булгалый. Авыл җыеннарында да урамнарда сукбай этләрнең күплегеннән зарланучылар булды. Район башкарма комитетының кичә булып үткән утырышында әлеге мәсьәләдә...
-
Чуаш Кичүе һәм Әхмәт авылларында бүген Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр
Чуаш Кичүе һәм Әхмәт авылларында бүген Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр. Авыл клубы хезмәткәрләре концерт номерлары әзерләгәннәр, тәмле ботка, коймак пешергәннәр. Бәйрәм авыл урамнарында үткәрелгән, аларда күп кеше катнашкан. Борынгы бәйрәм заманча төсмерләр алып, бмк күңелле үткән: яшьләр генә түгел, хәтта әбиләр дә рәхәтләнеп биегәннәр. Шулай ук алда торган зур вакыйганы да...
-
Әлки районы Иске Камка, Иске Матак, Иске Салман, Иске Чаллы авыл җирлекләрендә яшәүчеләр терлекләрдән үрчем алуның ясалма орлыкландыру ысулыннан бик теләп файдаланалар
Шәхси хуҗалыкларда ясалма орлыкландыру юлы белән туган бозаулар үзләре сыер булып үсеп җиттеләр. Бүгенгә шуларның 1784 е бозаулаган да инде. Ясалма орлыкландыру юлы белән алынган таналарның 1022 се янә каплатылган. Авыл халкында бүген 2650 баш сыер исәпләнә. Хәзер малларны каплатуның иң кулай вакыты. Иске Камка, Иске Матак, Иске Салман, Иске...
-
Бари Илалетдин улы Гыйльмиевнең бүген олы юбилее – аңа 90 яшь тула
Бөек Ватан сугышы ветераны, районыбызның хөрмәтле һәм абруйлы шәхесе, остазыбыз Бари Илалетдин улы Гыйльмиевнең бүген олы юбилее - аңа 90 яшь тула. -Миңа югары уку йортлары тәмамларга туры килмәде. Максим Горький әйткәнчә, минем университетларым - тормыш үзе,-дигән иде Бари ага бер сөйләшеп утырганда. -Мин агроном да, зоотехник та булдым, ветеринар...
-
1 апрельдән 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу кампаниясе старт ала
1 апрельдән почта бүлекләрендә "урак өсте" башлана - 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу кампаниясе старт ала. Соңгы вакытта бөтен нәрсәгә бәяләрнең күтәрелүе матбугат басмаларын да читләтеп үтмәде. Район газеталарына, шул исәптән безнең "Әлки хәбәрләре"нә язылу бәяләре дә берникадәр артты. Елның икенче яртысына газетабызга язылу 534 сумга төшәчәк. Районның...
-
Никита Зиньков һәм Александра Филиппова Идел буе федераль округы ярышларында җиңү яуладылар
Яшь спортчыларыбыз Никита Зиньков һәм Александра Филиппова Идел буе федераль округы ярышларында җиңү яуладылар. Базарлы Матак егете Никита Зиньков үз авырлык үлчәмендә өченче урынны, Түбән Колчуринодан Александра Филиппова икенче урынны алдылар. Аларның икесен дә ярышларга әтиләре Андрей Зиньков һәм Вячеслав Филиппов әзерләгән. Александра үзенең спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсен тагын бер...