Сезне котлыйлар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бүген сөекле әниебез Хафизова Люция Кәмил кызының 50 яшьлек юбилее
Базарлы Матакта яшәүче иң якын, иң хөрмәтле кешебез - сөекле әниебез Хафизова Люция Кәмил кызының 6 апрельдә 50 яшьлек юбилее. Әниебез безнең өчен бердәнбер, иң кадерле, олы зат. Әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше. Ул - һәр көнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклык,...
-
Бүген әниебез Хәсаншина Гөлчирә Минзакир кызының туган көне
Бүген Карга авылында гомер итүче әниебез Хәсаншина Гөлчирә Минзакир кызының туган көне. Әниебез! Сиңа күңел тынычлыгы, исәнлек-саулык, хәерле озын гомерләр телэп калабыз. Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.
-
Бүген кадерле әниебез Зәйдуллина Миңнегөл Әхмәт кызының туган көне
5 апрель - безнең гаиләбез өчен зур бәйрәм көне. Әхмәт авылында яшәүче кадерле әниебез Зәйдуллина Миңнегөл Әхмәт кызының туган көне - алтын юбилее. Кадерлебез, газизебез! Сине чын күңелдән тәбрик итәбез. Бөтен йөрәгебез белән сиңа зур бәхет, шатлык-лар, уңышлар, иминлек һәм иң әһәмиятлесе - ныклы сәламәтлек, безнең белән янәшәдә, тигезлектә озын...
-
Кадерле әниебез Гәрәева Гөлсирә Мәүлетҗан кызының бүген 55 яшьлек юбилее
Татар Борнае авылында яшәүче кадерле әниебез Гәрәева Гөлсирә Мәүлетҗан кызының 1 апрельдә гомер бәйрәме - 55 яшьлек күркәм юбилее.
-
Кызыбыз Яһудина Роза Минхафиз кызы бүген 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Әхмәт авылында яшәүче кадерле кызыбыз Яһудина Роза Минхафиз кызы 31 мартта 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кадерлебез! Сиңа телибез аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар. Гел шулай көләч, ягымлы булып кал. Безне сөендереп озын-озак яшә. Котлы булсын юбилеең, Саулык алып килсен һәр таңың. Кайгы-хәсрәт күрми,...
-
Сеңелебез Кәшапова Әлфия Каюм кызына 26 мартта 50 яшь тула
Татар Борнае авылында яшәүче сеңелебез Кәшапова Әлфия Каюм кызына 26 мартта 50 яшь тула. Сеңелебез, сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлардан торган озын гомер телибез. Һәр көн сине котлап кояш чыксын, Сине назлап җилләр иссеннәр. Яшәү матурлыгы, яме булып Көн артыннан көннәр үтсеннәр....
-
Карамалы авылында яшәүче Хәлиуллин Ришат Мөдәррис улының 60 яшьлек олуг юбилее
26 мартта Карамалы авылында яшәүче Хәлиуллин Ришат Мөдәррис улының 60 яшьлек олуг юбилее. Кадерле әтиебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең - юбилеең белән котлыйбыз. Киләчәктә сиңа бары тик шатлыклы, тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар бәхете, оныклар сөенече, әниебез белән бәхетле, тигез гомер итүегезне телибез. Әниебез белән безне кадерләп...
-
Кадерле әниебез Флера Сабирҗан кызы Шәһитовага бүген 75 яшь тула
Базарлы Матакта гомер итүче кадерле әниебез Флера Сабирҗан кызы Шәһитовага 24 мартта 75 яшь тула.
-
Бүген кадерле әниебез Мөбәракшина Гөлчәчәк Мөкатдир кызы 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
21 мартта Чиябаш авылында яшәүче кадерле әниебез Мөбәракшина Гөлчәчәк Мөкатдир кызы үзенең күркәм гомер бәйрәмен - 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әниебез бик мәрхәмәтле, шәфкатьле әни, уңган хуҗабикә, әтиебезнең ышанычлы гомер юлдашы. Өебезнең якты нуры, җылылык чыганагы, безнең таянычыбыз, акыллы киңәшчебез дә ул. Үрнәк әни булуың өчен бик зур рәхмәт...
-
Бүген Садретдинова Гөлкәй Фоат кызы 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
20 мартта кызым, сеңелебез, апабыз Садретдинова Гөлкәй Фоат кызы 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул гомере буе районда җаваплы эшләрдә эшләп, хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкаручы белгеч, өендә ике улының ышанычлы терәге, ирен җил-давыллардан саклап, хөрмәт итеп яшәүче алтын куллы хатын-кыз, безнең өчен акыллы киңәшче, ярдәмчел, киң күңелле туган. Кадерлебез!...
-
Киленебез Гәрәева Әлфиназ Рәшит кызының күркәм юбилее булып үтте
Татар Төгәлбәе авылында яшәүче киленебез Гәрәева Әлфиназ Рәшит кызының 12 мартта күркәм юбилее булып үтте. Киленебез бик тырыш, кече күңелле, ачык йөзле, бик тә кунакчыл хуҗабикә. Без аны юбилее белән чын ихластан котлыйбыз. Энебез белән тигезлектә, саулык-сәламәтлек, озын гомер, шатлык-сөенечләр белән балаларын исән-имин үстерүләрен теләп калабыз. Әлфиназ! 35 яшең тулган...
-
Килендәшем Шарапова Илсөяр Илдус кызының бүген туган көне
Юхмачы авылында гомер итүче килендәшем Шарапова Илсөяр Илдус кызының 8 мартта туган көне. Аны шушы истәлекле бәйрәме һәм 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы гомер юлларың озын, парлы, өегез һәрчак ризыклы, якты булсын. Кадерле балаларыгызга терәк булып, тормыш иптәшең Рөстәм белән тигезлектә, матур тормышта, оныкларга куанып яшәргә язсын. Авырлыклар...
-
Кадерле әниебез Нуруллина Сөембикә Сабир кызына бүген 75 яшь тула
Сөекле әниебез! Сине күркәм юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа иң мөһиме - нык сәламәтлек телибез. Син безнең гаиләнең умырткасы, таянычы. Әтиебез өчен дә ышанычлы дус һәм ныклы тыл булдың. 30 ел каенатаңа хөрмәт күрсәтеп яшәдең. Безнең гаиләдә һәрчак мәхәббәт һәм хөрмәт, үзара аңлашу хөкем сөрде. Син безне гаделлеккә,...
-
Кадерле әниебез Галиева Луиза Дамир кызы 28 февральдә күркәм юбилеен билгеләп үтте
Базарлы Матак авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез Галиева Луиза Дамир кызы 28 февральдә күркәм юбилеен билгеләп үтте. Дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче әниебезне гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Әни - безнең өчен иң кадерле, иң якын, иң газиз кешебез. Әни безне...
-
Әниебез Миннебаева Илзирә Фәргать кызы бүген 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Базарлы Матакта яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Миннебаева Илзирә Фәргать кызы 55 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә. Сөекле әниебез! Сине шундый матур, истәлекле бәйрәмең белән барыбыз да чын күңелдән котлыйбыз. Күңелең синең яхшылык, изгелек белән тулган, матур күзләрең шәфкатьлелек нуры сибәләр. Җир йөзендә син иң рәхимле, иң әйбәт...