Спорт дөньясында
-
Чаллы волейболчылары остара
Авыл яшьләренең волейбол буенча район беренчелегендә Иске Чаллы командасы да актив катнаша. Илнар һәм Илназ Туктамышевлар, Илфат Гадиев, Илнар һәм Илназ Гатаулиннар, Рамазан Хәйдаров һәм аларның иптәшләре башка авылларга барып та җиңү яулыйлар, үз мәйданчыкларында да сынатмыйлар. Югары Колчурино волейболчыларын җиңеп кайткач, район үзәгеннән килгән «Динамо»ны да «елатып» җибәргәннәр. Кызлар...
-
Александра киокусинкай каратэ буенча тагы җиңү яулады
Югары Колчурино урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Александра Филиппова киокусинкай каратэ буенча республика беренчелегендә призлы урын яулады. 16-17 яшьлекләр (юниорлар) арасындагы чемпионат Түбән Кама шәһәрендә узды. Каратэдагы уңышлары белән райондашларга күптәннән мәгълүм Александра анда абсолют авырлык категориясендә өченче урынны алды. Кызны ярышларга әтисе тренер Вячеслав Филиппов әзерләде.
-
Иске Матак урта мәктәбе укучысы Семен Юманов йөгерү буенча Татарстан чемпионы исемен яулады
Җиңел атлетика буенча республика беренчелеге ярышларында ул 3 мең һәм 10 мең метрлы дистанцияләрнең икесендә дә финишка беренче булып килде. * * * Иске Матак һәм Хузангай урта мәктәпләрендә узган шашка һәм бадминтон ярышларында 90 кеше үз осталыкларын сынады.
-
Безнең укучы чаңгыда узышу буенча республика беренчелегендә иң әйбәт ун чаңгычы арасына керде
Иске Матак урта мәктәбе укучысы Александр Астафьев чаңгыда узышу буенча республика беренчелегендә иң әйбәт ун чаңгычы арасына керде. Яшел Үзән шәһәрендә узган ярышларда ул 100 көндәше арасында классик стиль белән финишка - сигезенче, ирекле стиль белән тугызынчы булып килде. * * * Бокс буенча Татарстан чемпионатында Базарлы Матак мәктәбе укучысы...
-
Ә бездә – күңелле Олимпия уеннары
7 февраль иртәсе. Урамда термометр минус 35 градусны күрсәтә. Балалар мәктәпкә дә бармады бу суыкта. Шулай да кичкырын балалар һәм олылар авыл мәдәният йортына агылды. Битләре суыктан алланган малайлар һәм кызлар "Күңелле Олимпия уеннары"на ашыктылар шулай. Сочида ХХII кышкы Олимпиада ачылуга багышланган бу спорт чарасын мәдәният йорты директоры Алина Садиванкина...
-
Келәмдә – өметле яшьләр
Сочида ХХII кышкы олимпиада ачылуны көткән көннәрнең берсендә үзебезнең "Алинә" универсаль спорт залында "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте призларына татар-башкорт милли көрәш бәйгесе булып үтте. Анда, район мәктәпләре укучылары, авыл яшьләреннән тыш, Норлат, Чирмешән, Лаеш көрәшчеләре дә көч сынашты. Көне буе дәвам иткән ярышларда 180 көрәшче бил алышты. Районыбыз җыелма командасы бәйгедә...
-
Үткән якшәмбедә йөзләгән әлкилеләр чаңгы шуарга чыкты
"Россия чаңгы юлы" чарасы (ә районнарда ул "Татарстан чаңгы юлы" исеме астында узды) бер атна элек, февральнең беренче якшәмбесендә үк старт алырга тиеш иде. Әмма 30 градустан да артып киткән зәһәр салкыннар оештыручыларның планнарына үзгәрешләр кертте. Хәер, ярышларның кайчан узуындамыни хикмәт! Чаңгы шуарга ярата бездә халык. Базарлы Матактагы "Яшь имәннәр"...
-
“Алинә” универсаль спорт залында Баулы һәм безнең район полиция хезмәткәрләре мини-футбол буенча дусларча очрашу үткәрделәр
Берничә ел элек районыбыз эчке эшләр бүлеген җитәкләгән Ринат Билалов бүген Баулыда җитәкче. Узган җомгада ул Баулы полициясе командасын Әлкигә футболда көч сынашырга алып килде. Ике район тәртип сакчылары командалары арасында гаять киеренке ярыш барды. Исәп кунаклар файдасына 9:6 белән тәмамланды. Футбол осталары киләсе ярышны Баулы җирендә үткәрергә сүз куештылар.
-
Әлки районында өлкәннәр арасында чаңгы шуарга яратучылар бик күп икән
"Россия пенсионерлар берлеге"нең район оешмасына керүчеләр спортның нинди генә төрләре белән шөгыльләнмиләр. Теннис та уйный алар, волейбол да, йөгерәләр-сикерәләр дә…Оешма җитәкчесе Рәйсә Хәбибуллина чаңгыда йөрергә тәкъдим ясагач, бу фикерне күтәреп алучылар да күп булган. Салмак кына кар төшеп торган кышкы матур бер көндә пенсионерлар Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары әзерләгән...
-
9 февраля, в воскресенье, в Алькеевском районе пройдет спортивный праздник "Лыжня России"
В этот день на базе оздоровительного лагеря "Дубки" будут организованы лыжные соревнования. Они начнутся в 11 часов. В них может участвовать каждый желающий. Начиная с 9.30 часов от Дома детского творчества до лагеря лыжников будут доставлять на автобусах. Организуют и прокат лыж. Лыжникам предложат горячий чай, шашлык. Добро пожаловать на...
-
9 февральдә, якшәмбе көнне, районыбызда "Россия чаңгы юллары" бәйрәме үткәрелә
Бу көнне "Яшь имәннәр" савыктыру лагере базасында чаңгы ярышлары оештырылачак. Бәйге сәгать 11 дә башлана. Теләге булган һәркем анда катнаша ала. 9.30 сәгатьтән башлап Балалар иҗаты йорты яныннан автобуслар чаңгычыларны лагерьга алып китәчәк. Чаңгылар прокатка да бирелә. Чаңгычылар кайнар чәй, шашлык белән сыйлана алачак. Чаңгы бәйрәменә рәхим итегез!
-
Райондашларыбыз пауэрлифтинг буенча Татарстан чемпионатында уңышлы чыгыш ясадылар
Пауэрлифтинг буенча Татарстан чемпионатында райондашларыбыз Газинур Фәттахов һәм Илһам Габидуллин аеруча уңышлы чыгыш ясадылар. Газинур 100 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынны яулады. Ә Илһам Габидуллин 82,5 килограмм авырлыкта икенче булды. "Алинә" спорт залында тренерлар булып эшләүче бу егетләрнең икесенә дә спорт мастерлыгына кандидат исеме бирелде. Егетләр һәм кызлар арасында...
-
Волейболда хәлиткеч уеннар башлана
Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында волейбол буенча район чемпионаты җиңүчеләрне ачыклау буенча хәлиткеч уеннарга якынлашты. Бүген ир-егетләр арасында "Газовик", "Гимназия", "Медик" командалары лидерлар исемлегендә. Ә хатын-кызлар бәйгесендә "Гранит" (район хакимияте), "Авыл яшьләре" (Базарлы Матак), "Альянс" (Н.Дәүли исемендәге гимназия һәм Базарлы Матак мәктәбе) командалары турнир таблицасының югары баскычында киләләр.
-
Өстәл теннисы буенча авыл җирлеге призына район беренчелеге
25 нче гыйвар көнне "Алинә" универсаль спорт залында Базарлы Матак авыл җирлегенең призына, өстәл теннисы буенча, район беренчелеге булып узды. Ярышларда мәктәп укучылары, авыл яшьләре, пенсия яшендәге әлеге спорт төрен сөюче барлыгы 150 кеше көч сынашты. Бәйгедә катнашучы җинүчеләрне ачыклау алты сәгать буе дәвам иткән ярышларда, "Алинә" спорт залы җитәкчелеге...
-
Ирек Сөләйманов истәлегенә волейбол турниры
Әфганстанда һәлак булган сугышчы-интернационалист Ирек Сөләйманов истәлегенә районда волейбол турниры үткәрелә. Якташыбыз истәлегенә узачак волейбол ярышларына республиканың төрле районнарыннан командалар килү көтелә. Турнир "Алинә" универсаль спорт залында 1 февральдә үтәчәк. Ярышлар сәгать тугызда башлана. Әлеге чарага сугышчын хәрәкәтләрдә катнашкан якташларыбыз, спорт сөюче җанатарлар чакырыла. Фото www.google.ru сайтыннан.