Спорт дөньясында
-
“Чаңгычылар – иң сәламәт кешеләр”, ди Иске Матак малайлары
15 гыйнварда "Яшь имәннәр" савыктыру лагере базасында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында район беренчелегенә чаңгы ярышлары булды. Осталыкта һәм җитезлектә сынашу өчен районның төп чаңгы юлына районның 19 мәктәбеннән 149 малай һәм кыз стартка басты. Районда чаңгы шуу сезоны Яңа елның беренче атнасында ачылды. Ул көннәрдә "Яшь имәннәр"дәге чаңгы...
-
Ярышларга килегез
17 гыйнварда "Алинә" универсаль спорт залында көрәш бәйгеләре (силовое троеборье) үткәрелә.
-
Айдар Игъламов истәлегенә турнир
28 декабрьдә "Алинә" спортзалында мәктәп балалары һәм яшьләр арасында Айдар Игъламов истәлегенә волейбол турниры була.
-
Валуевны күреп кайттылар
Октябрьнең соңгы көннәрендә Яр Чаллыда "SHIFA" сәүдә комплексы кубогына боксчылар арасында ярышлар үткәрелде.
-
Безнекеләр көмеш медаль яулады
Узган ял көннәрендә "Алинә" универсаль спорт залы футбол сөючеләр белән тулы иде. Бу аңлашыла да. 25-27 октябрьдә биредә республиканың авыл районнары ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча республика чемпионатының финал уеннары узды бит.
-
Һәркем җиңүгә омтылды
Үткән атнада Балалар иҗаты йортында ветераннар һәм яшьләр арасында "Буыннар элемтәсе" республика шашка һәм шахмат темпо турнирының беренче этабы булды.
-
Бадминтон – мавыктыргыч уен
Бадминтон - спортның мавыктыргыч уен төре. Әле бит аның белән шөгыльләнү өчен әллә ни чыгымнар да кирәкми - ракеталар һәм волан булса, махсус заллар да, мәйданчыклар да сорамый. Шуңа да соңгы вакытларда бадминтонга игътибар зурдан -ракеталар һәм воланнар сатып алу өчен акча бүлеп бирелә, мәктәпләрдә физкультура укытучылары, тренерлар балаларга әлеге...
-
Авыр, дип тормыйча, күтәрәләр генә
Пауэрлифтинг - авыр атлетиканың бер юнәлеше, яткан килеш штанга күтәрү дигән сүз. Зур физик көч, нык исәнлек таләп итүче бу спортны массакүләм дип әйтеп булмый, һәрхәлдә, республика ярышларында барлык районнар да үз вәкилләрен җибәрә алмый.
-
Альберт истәлегенә турнир
"Алинә" спорт залында өченче ел рәттән балалар һәм яшьләр спорт мәктәбенең элеккеге укучысы Альберт Шаһиев истәлегенә багышлап мини-футбол буенча ир-атлар һәм спорт мәктәпләре командалары арасында турнир үткәрелде.
-
Якташыбыз янә дөнья чемпионы
Карга авылы егете Газинур Фәттахов Грециянең Афина шәһәрендә үткән гер спорты буенча дөнья чемпионатыннан алтын медаль алып кайтты.
-
Йөгерү – сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге
Бөтенроссия йөгерү көне быел да районыбызда зур активлык белән узды. 21 сентябрьдә булган кросста авыл җирлекләре яшьләре, гомумбелем мәктәпләре укучылары командалары һәм танылган марафончылар - Казаннан һәм Россиянең бүтән төбәкләреннән килгән кунаклар катнашты. Бу кросс шулай ук марафончы, арабыздан вакытсыз киткән райондашыбыз Марсель Хәлиуллин истәлегенә багышланды.
-
Безнекеләр бил бирми
Ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелегендә безнең малайлар-кызлар уңышлы чыгыш ясады.
-
Спартак – футбол буенча район чемпионы
Республика көне районыбызда 29 августта зур чаралар белән билгеләп үтелде.
-
Салаватның зур җиңүе
Түбән Әлки урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Салават Шәрипов билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегендә икенче урын алды.
-
Футбол чемпионаты
Футбол буенча район чемпионаты дәвам итә. Финалның 1/8 плей -офф матчлары уйналды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: "Альтат" - "Зенит" - 6:0, "Авангард" - "Булгар" - 8:2, "Старт" - "Актай" - 1:6, "Батыр" - "Мәгариф" - 1:3, "Каскад" - "ДЮСШ" - 1:1, "Черемшан" - "Ротор" - 0:2, "Нохрат" - "Барс" - 9:1, "Ракета"-...