Әлки балалар җыр мәктәбе “Уңыш чиге” республика бәйгесендә яхшы нәтиҗәләргә иреште
Яңалыклар

Әлки балалар җыр мәктәбе “Уңыш чиге” республика бәйгесендә яхшы нәтиҗәләргә иреште

26 октябрьдә Казанда республика күләмендә “Уңыш чиге” дип исемләнгән иҗади бәйге узды. Аның максаты – сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларга үсү мөмкинлеге бирү.

Безнең укучылар һәм мөгаллимнәр әлеге чарада районыбыз даны өчен чыгыш ясап, җиңүләр яулады.

I дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булдылар: Тимур Баев, Ульяна Баканова, Элина Ибраһимова, Рәзил Гобәйдуллин, Зәринә Шакирова.

II дәрәҗәдәге лауреатлар: Әмирә Хәмитова, Еликова Ярослава, Сафина Муштакова, Амалия Шәкүрова.

III дәрәҗәдәге лауреат: Нәфисә Фәсахова.

Дипломатлар: Дарина Новикова (I дәрәҗәдәге диплом),

Элина Галиуллина (II дәрәҗәдәге диплом).

Мәктәп мөгаллимнәре үзләре дә югары нәтиҗәләргә ия булды:

Алмаз Сафиуллин, Гөлия Мәрдиева  “I дәрәҗәдәге лаурет” исеменә лаек булсалар, Гамил Гыйматдиновка  (концертмейстер) бәйгене оештыручылардан Рәхмәт хаты  тапшырылды.

Сезнең сәләтегез, тырышлыгыгыз һәм кыюлыгыгыз – киләчәктә дә җиңүләргә нигез! Алга таба да тукталып тормыйча, яңа иҗади җиңүләр яулавыгызны телибез.


Нет комментариев