«Әлки гармунчылары» ансамбле Казанда «Играй, гармонь!» фестивалендә катнашты
Яңалыклар

«Әлки гармунчылары» ансамбле Казанда «Играй, гармонь!» фестивалендә катнашты

30 августта, Татарстан Республикасы көнендә, Казанда халык иҗатының XXXXI Республика фестивале-бәйрәме «Играй, гармонь!» («Уйнагыз, гармуннар!») узды.

Фестиваль үз тарихын 1985 елдан башлый. Ул ел саен Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән меңнәрчә катнашучыны — гармунчыларны, баянчыларны, иҗат коллективларын берләштерә. Алар арасында Әлки район мәдәният йортының «Әлки гармунчылары» ансамбле дә бар иде. Коллектив республика сәхнәсендә районыбызны лаеклы тәкъдим итеп, гармунда уйнау осталыгын һәм халык традицияләренә тугрылыгын күрсәтте.

Быел фестивальнең концерт программасында беренче тапкыр гармунчылар гаиләләре һәм династияләре, шулай ук 40тан артык яшь музыкант катнашты. Фестиваль кысаларында К. Тинчурин театры янындагы мәйданда зур концерт, Казан урамнары буйлап гармунчыларның бәйрәм йөреше һәм Г. Камал театры янында гала-концерт узды. «Играй, гармонь!» фестивале Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә һәм халык иҗатын саклауга, популярлаштыруга юнәлдерелгән.


Нет комментариев