Әлки районында «Ядкяр» генеалогик порталы проектын тормышка ашыру турында сөйләштеләр
Яңалыклар

Әлки районында «Ядкяр» генеалогик порталы проектын тормышка ашыру турында сөйләштеләр

Районыбызга эш сәфәре белән Татарстан Республикасының архив хезмәте буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова килде.

Киң җәмәгатьчелек: авыл җирлекләре башлыклары, туган якны өйрәнүчеләр, татар теле, тарих укытучылары,  мәдәният хезмәткәрләре, имам-хатыйблар, аксакаллар, дин әһелләре катнашындагы очрашу-киңәшмәне район башлыгы Александр Никошин җитәкләде.

–Укучыга үзенең алдагы буыны турында сорау бирсәң, ул әти-әнисен, әби-бабасын атый, әлбәттә, ләкин шуннан арырак китә алганы – бик сирәк күренеш. Ә бит һәр бала үз гаиләсенең төбен-тарихын, яшәү рәвешен, аларга гына хас үзенчәлекләрне дә белергә тиеш, – дип башлады үзенең киң җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать чыгышын Гөлнара Габдрахманова.

Татарстан Республикасының архив хезмәте буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова килде

Аның сүзләренә караганда, нәкъ менә гаилә тарихы белән кызыксыну үз вакытында генеалогик проектларны үстерү өчен нигез булган

 Башта Татарстанда “Минем шәҗәрәм”  конкурсы барлыкка килгән, беренче елында ук ул бәйгедә 2 меңнән артык эш кабул ителгән. Аларны тикшергәндә, белгечләр гаилә мәгълүматларын архив чыганаклары белән раслауның никадәр мөһимлеген – исемдәге яки тәрҗемәдәге кечкенә генә бер төгәлсезлек бөтен бер шәҗәрәдәге хаталарга китерергә мөмкинлеген күргәннәр.

–Менә шундый кимчелек һәм буталчыкларны алдан кисәтү,   милләтенә һәм диненә карамастан, Татарстан җирлегендә туган һәр гаиләнең шәҗәрәсен булдыру максатын күздә тотып, 2019 елда Татарстан Республикасы архив хезмәте “Ядкяр” генеалогик порталы проектын башлап җибәрде. Барлык булган мәгълүматларны туплап, тәрҗемә итеп,  төзәтеп әлеге проект порталына урнаштыру –безнең барыбызны да берләштергән уртак бурыч, –дип дәвам итте Гөлнара Зәкәрия кызы,  “Ядкяр”нең  тулы эшчәнлеге өчен 111 миллионнан артык язманы индексацияләргә кирәк булачагын искәртеп.

Бүгенге көндә әлеге проект агымына инде республиканың 38 районы кушылган һәм киң колачлы эшне башлап та җибәргән

–“Ядкяр” – безнең тарихи хәтеребез, ата-бабаларыбыз мирасына сакчыл караш һәм Татарстанның киләчәк буыны өчен бердәм санлы (цифрлаштырылган) киңлек булдыру. Без, әлбәттә, бу үтә мөһим һәм кирәкле проектны тормышка ашыру юлыннан берничек тә читкә тайпыла алмыйбыз, шуңа да кичекмәстән эшкә керешербез, бурычларны бергә хәл итәрбез, максатларга ирешербез, дип уйлыйм, – диде Александр Федорович район халкына булган зур ышанычын да  белдереп.  

  • Очрашу-киңәшмәдә авылларда зур көч таләп итә торган бу хезмәтне дөрес оештыру, мәгълүмат җыю, эшкәртү, күчереп бастыру һәм кертүдә ярдәм итәчәк кешеләрне билгеләү зарурлыгы да искәртелде.

“Ядкяр” генеалогик порталы проектының ишекләре теләге булган һәркемгә ачык. Еллар үткәч, киләчәк буын балаларыбыз: “Минем бабам кем булган, ник миңа аны сөйләмәдегез, каян, нәрсә табыйм?” – дигән аптыраулы һәм аяныч сорау белән мөрәҗәгать итмәсен дисәк, әйдәгез, бергәләп уйлашыйк һәм бу эшкә үз өлешебезне кертик.


Нет комментариев