Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Яңа Әнҗерә авылы мәчете манарасына ярымай куелды

​​​​​​​Узган җомгада Яңа Әнҗерә авылында истәлекле вакыйга булды – төзелеп бетеп килгән мәчеткә манара куйдылар, аңа алтын ярымай урнаштырдылар.

 

Моңлы азанны тыңлагач, Иске Әнҗерә мәчете имамы Әхәт Гарифуллин вәгазь укыды, төзүче-осталарга уңышлар теләде.

Исегезгә төшерәбез: бу кечкенә авылда беркайчан да мәчет булмаган. Аллаһ йортын төзү башлангычы белән Яңа Әнҗерәдә туып үскән, хәзер республиканың күпер төзү оешмасы баш инженеры урынбасары булып эшләүче Ринас Шәфигуллин чыккан.

Хәзер авылда 46 кеше яши, аларның яртысы балалар. Ел саен урман белән әйләндереп аланган бу авылда яңа өйләр төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев