Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучылары  «Балачак җыры» концертында булдылар

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 6 нчы а сыйныфы укучылары һәм укытучылары   Казан кооператив институты филиалында  «ШАЯН ТВ» каналы Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән сәләтле балалар катнашында үткәрелгән  «Балачак җыры» концертында булдылар.

  Чара «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә уздырылды.
  Концерт беренче тапкыр гына оештырылды һәм киләчәк концертларга старт алды.
Чара «Мин – татар баласы» бәйгесе күргәзмәсе, Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге турында күргәзмә белән башланып китте. «Мин – татар баласы» күргәзмәсе кысаларында татар халык әкиятләренә, шулай ук татар халык мәкальләренә нигезләнеп иҗат ителгән рәсемнәр, кул эшләре һәм эшләнмәләр тәкъдим ителде. 
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге күргәзмәсендә  татар сәүдәгәрләренә караган экспонатлар, «Безнең кавем» китабы, шәхесләр портретлары, 20 нче гасыр башларына караган сөлгеләр һәм татар мәдәнияте үзәгендә сакланучы уникаль экспонатлар урын алган иде.
Концерт программасын үз чыгышлары белән «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре бизәде. Алар «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесе хитларын башкарды. Әлеге концертта Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «ШАЯН ТВ» каналының  күренекле кунаклары:
 Илшат Юныс улы Әминев, Камил Әсгать улы Ногаев, Сахабетдинова Рамиля Әхмәтзакир кызы, Нәбиева Алсу Рөстәм кызы, Тарханова Алсу Габдрахман кызы катнашты.
Шулай ук Дәрбишләр бистәсе  һәм Казан шәһәре мәктәпләреннән  укучылар, балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә  әлеге концертта кунак булдылар.
 "Балачак җыры" концертында чыгыш ясаучылар үзләренең искиткеч сәләтләре һәм осталыклары белән тамашачыларны әсир иттеләр.
Гимназиябезнең укытучылары һәм укучылары концертта алган  тәэсирләре белән үзара  уртаклаштылар, озак вакытка җитәрлек илһам алдылар.
 Әлеге чарага гимназиябез укучыларын чакырганнары өчен Нәбиева Алсу Рөстәм кызына, Абдуллина Флюра Галимҗан кызына,  "Шаян ТВ" каналына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Фәридә Яруллина, Н. Дәули исемендәге гимназия директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев