Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Якташларыбыз иҗаты

Әнием учагы

Әнием теле минем телне ачты, Әнием күзе ачты күземне. Бишек җыры назларында, Йоклатты әнием үземне.

 

Күп телләрдә сөйләшкән халыкны,

Бүлгәләде язмыш пычагы.

Күп җирләрне күреп уйландым да,

Иң газизе,әнием учагы.

Әнием,күпме түзде бу йөрәгем,

Күпме шатлык,кайгы кичердем.

Тормыш миңа әле татлы сыра,

Әле агулы су эчерде.

Кем белә бит,

Йөрәккәем бер көн,тибүеннән туктар

Сагыштан,җырдан өзелер.

Шул чагында

Ялгыз алмагачлы өйгә

Син өйрәткән догалар,

Туган нигезгә сибелер.

Йөрәк көтә,йөрәк ярата белә,

Нәрсә кирәк инде аңарга?

Аңа ялкын кирәк.Чөнки йөрәк,

Бирелгәндер бары янарга.

Мәхәббәт ул үзе бөек сер.

 

Түбән Кама

Корбан Галеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев