Әлки муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды
Әлки муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә район прокуроры вазифаларын вакытлыча башкаручы Луиза Хәйруллина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин һәм чакырылган белгечләр катнашты.
Утырыш эше белән район башлыгы– комиссия рәисе Александр Никошин җитәкчелек итте.
Еллык декларация тапшыручыларның кайберләренең документларына район прокуратурасы тикшерүләр уздырган булган. Тикшерүләр барышында берничә белгечнең декларациясендә төгәл булмаган мәгълүмат бирелүе ачыкланган. Әлеге белгечләр комиссия утырышына чакырылганнар иде.
Иң еш очрый торган төгәлсезлек – декларациядә банклар счетларын күрсәтмәү. Гаепле белгечләр, ул счетларда акча юк, еллар буе хәрәкәтсез торгач, ул ябылгандыр, дип уйладык диләр. Әмма декларациядә банклардагы исәп-хисап счетларын күрсәтмәү зур хата санала. Бу турыда бит декларация тутыру вакытына кадәр үткәрелгән укуларда да еш әйтелеп килә.
Декларациядә тагын бер еш очрый торган хата ул – еллык хезмәт хакын тулысынча күрсәтмәү. Биредә сәбәп– бары тик, документны тутырганда, игътибар җитеп бетмәү.
Дөрес, еллык декларация тапшырганда, җир кишәрлеге, кайбер милек күрсәтелми калган очраклар да бар иде. Алары буенча комиссия утырышында җитди сөйләшү барды.
Декларацияне төгәл булмаган мәгълүмат белән тутыручыларга кисәтүләр ясалды, киләчәктә мондый хаталар җибәрелә калса, кырыс чаралар күреләчәге әйтелде.
Александр Никошин еллык декларация тутырылу алдыннан белгечләр белән укуларны, өйрәнүләрне тагын да җитдирәк алып бару зарурлыгына басым ясады. “Күп очракта гади генә игътибарсызлык аркасында кеше язмышына кара тап төшәргә мөмкин”,– диде район җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев