Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки егете Илнур Сибәгатуллинны хәрби хезмәттәге уңышлары өчен часть командованиесе бүләкләгән

Әлки егетләре кайда да сынатмый – алар хезмәт иткән хәрби частьләрдән дә сөенечле хәбәрләр килеп тора. Күптән түгел райондашыбыз Илнур Сибәгатуллинның Россия Саклану министрлыгы Мактау грамотасына лаек булуы хакында белдек.

Илнур Үргәгар авылында  туды. Әтисе Илсур да, әнисе Лилия дә бик эшчән, тыйнаклар, тату матур гаилә булып яшиләр, бәләкәй уллары белән кызларын әйбәт кешеләр итеп үстерү турында хыялланалар иде. Әмма бу йортка бәхетсезлек килде – Илнур биш яшьлек чагында әтисе фаҗигале төстә үлеп китте.

 Илнур дуртенче класска кадәр туган авылы мәктәбендә укыды әле. Ә бишенчегә ул Иске Чаллы мәктәбенә барды. Әнисе шушы авылда яшәүче Фәнил Вазыйхов белән гаилә кордылар. Тормыш дәвам итә, балаларга да әти кирәк бит. Рәхмәт Фәнилгә, ул Илнур белән сеңелесен үз балаларыдай кабул итте, аларны яратты, чын әти тәрбиясе бирергә тырышты. Малайга ир-ат эшләрен өйрәтте, балаларның икесенә дә терәк, яклаучы булды. Балалар да яңа әтиләрен дә, авылны да үз иттеләр,  биредә дуслар да таптылар.

Мәктәптән соң Илнур энергетика көллиятен тәмамлады һәм Чаллы шәһәрендә эшкә урнашты. Узган елның көзендә аны хәрби хезмәткә чакырдылар. Ил алдындагы  бурычын үтәргә әти-әнисе, туганнары, дуслары аны изге теләкләр белән озаттылар.

 Илнур Тоцк шәһәре янындагы хәрби частьтә хезмәт итә. Якыннарына аңардан гел әйбәт хәбәрләр килеп тора. Егет хезмәтен ошатуын, әмма туган якларны бик сагынуын әйтә.

 Шушы арада әти-әнисе Лилия һәм Фәнил Вазыйховлар күңелле хәбәр алдылар: Илнур Россия Саклану министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Хәрби часть командиры имзалаган грамотага гвардия рядовой Илнур Сибәгатуллинның “сугышчан әзерлектә уңышлары, үрнәк хәрби дисциплинасы, өйрәнү- сугышчан бурычларны үтәгәндә инициативалы булуы һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында мактауга лаек хезмәте өчен” бүләкләнүе хакында язылган.

Райондашыбызның Ватан  алдындагы бурычын  намус белән үтәве, мактауга лаек булуы– якыннарына гына түгел, барыбыз өчен дә горурлык. Илнурга хезмәтен  уңышлы төгәлләп, исән-сау туган якка кайтырга насыйп булсын.

1 октябрьдә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды.  Армиягә китәсе егетләребезнең хәрби бурычларын җиренә җиткереп үтәүләрен,  алар турында да гел шатлыклы хәбәрләр килеп торуын телик. Солдат хезмәтеннән ныгып, чыныгып, чын тормыш мәктәбе үтеп кайтсыннар.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев