Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Әлки икмәгендә минем дә өлешем бар", - ди Павел Савинов

“Хлебодаровка” отряды инженеры Павел Савиновка һөнәри бәйрәме икеләтә куаныч алып килде. Шул көннәрдә аңа “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге дәрәҗәле бүләкнең түш билгесен райондашыбызга Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелгән тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов тапшырды.

Павел Савиновның эш стажы 35 елдан артык. 1983 елда ул Салман урта мәктәбеннән тракторчы һөнәре алып чыга. Кечкенәдән игенче хезмәте олыланган гаиләдә (әтисе Иван Павлович совхозда тракторчы, ат караучы, склад мөдире булып эшли, ә әнисе Мария Алексеевна “Салман”совхозында бухгалтер була) туып үскән егет туган җирендә эшләргә, трактор штурвалы артына утырып басуда икмәк үстерергә хыяллана.  Әмма ул чакта техника җитмәгәнлектән, райпотребсоюзга кочегар булып урнаша, икмәк пешерә торган зур-зур мичләрне яга. “Безнең пекарня якын-тирәдәге 10 авылны икмәк белән тәэмин итә иде. Тәүлегенә тонна ярым ипи салдык. Күпереп пешкән сайкаларның хуш исе, искиткеч тәме һаман истә”, - дип искә төшерә әңгәмәдәшебез.

Аннан соң Павел озак хыялланган теләгенә ирешә – техникага утыра. Ул чактагы авыл советы рәисе Вәли Юсупов аны сөт җыючы  тракторын йөртергә чакыра. Иртә таңнан егет МТЗ-50 тракторында әйләнә-тирә авыллар урамнарында йөри, халыктан сөт җыя. Ә продукцияне кабул итү пунктына тапшырганнан соң егеткә сенаж салу, утын, төзелеш материаллары ташу һәм башка күп төрле эшләр кушыла. Техниканы яраткан, аны яхшы белергә омтылган энергияле егетне “Салман” совхозына эшкә чакыралар, МТЗ-82 тракторын ышанып тапшыралар.  КУФ-1,8 һәм КИР-1,5 агрегатларында ул сенаж, яшел азык, үлән оны өчен печән чаптыра һәм җыя. Шул елны тырыш егет Чистай совхоз-техникумының авыл хуҗалыгын механикалаштыру бүлегенә читтән торып укырга керә.

Уку йортын уңышлы тәмамлап, яшь белгеч авылның шәфкать туташы Алевтина белән тормыш корып җибәрә һәм яңа оешкан “Хлебодаровка” совхозына остаханә мөдире булып эшкә урнаша.

  • Анда мин бер ел гына эшләдем. Гаилә корган вакыт кына бит әле, кызыбыз дөньяга килде. Әмма бу авылны, аның күркәм кешеләрен, ул чактагы җитәкчеләрен һаман сагынып искә алам, - ди ул.
  • Мәрхүм Наил Шәрапов туган авылымдагы совхозга җитәкче булып килде. Шуннан мин авылга әйләнеп кайттым. Ни кызганыч, катлаулы узгәртеп кору чоры җитте. Ни запас частьләр, ни солярка юк иде, хезмәт хакы түләнмәде. Шушы авыр вакытларда совхоз белән Фәргать Гайсин идарә итте. Басуларның сөрелми калуына йөрәк сыкрый иде, - дип моңсу хатирәләрен уртаклаша инженер.

Ниһаять, саф җил искәндәй була – 2003 елда Әлки җиренә инвестор Айрат Хәйруллин килә.

  • Шул елның апрелендә мин “Кызыл Шәрык-Агро”ның  “Баллыкүл” җәмгыятенә баш инженер булып урнаштып. Әлегә кадәр шунда эшлим. Отряд исемнәре, аларның дислокациясе үзгәрде, әмма эшемнең асылы һаман шул кала – барлык техниканың тоткарлыксыз эшләвен тәэмин итү, үзвакытында ремонтлау, саклауга кую, ә иң мөһиме, кырда кызу эш вакытында туктап торуларга юл куймау, - дип ассызыклый белгеч.

Ул хезмәт коллективының бердәмлеге, тырышлыгы, үз эшләренең осталары – Демидовкада яшәүче, токарь да, эретеп ябыштыручы да Павел Мелехов, тәҗрибәле механизаторлар Алексей Балялин һәм Михаил Бойков хакында мактап сөйләде. Алар техникага сакчыл караулары, үз эшләрен бик әйбәт белүләре белән аерылып торалар, ди инженер. Хлебодаровкадан тырыш механизатор, КамАЗ ХТХ-185не иярләүче Александр Мизюков та стажлы хезмәттәшләреннән калышмый.

Инженерның катгый контролендә – 20 берәмлек техника. Болар – куәтле К-700, Нью-Холланд, Агротрон тракторлары, шулай ук МТЗ-1221ләр һәм Бөгелмә шәһәрендә җыела торган КамАЗ тракторлары.

“ВостокЗернопродукт” җәмгыятенең “Үзәк Әлки” территориаль идарәсе директоры Сергей Бойковның техника өчен җаны тыныч. “Павел Иванович кебек кырчылыкта һәр минутның әһәмиятен аңлаучы, доктор кебек, техниканың гөрелтесе буенча да аңардагы “чирләрне” ачыклый белүче белгечләр булганда эш тә алга бара. Безнең Паша абый чын хезмәт кешесе ул. Башкаручан, эшкә бөтен күңелен бирә торган. Үз дигәнендә тора да белә”, - дип югары бәяли инженерны җитәкче.

Безнең көн каһарманы гаҗәеп тыйнак та булып чыкты.

  • Минем бүләгем – бөтен коллективның, таңнан төнгә кадәр басуда эшләүче барлык хезмәттәшләрнең уртак казанышы ул, - ди Павел Савинов.

Моңа өстәп ни әйтәсең?! Туганнарының, кызы Светлана һәм улы Иванның, авылдашларының, хезмәттәшләренең, игенченең авыр хезмәте хакында яхшы белгән һәркемнең ихлас котлауларына кушыласы гына кала.     

      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев