Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: безнең үрдәк-казларга кош гриппы яныймы?

Буа районында йорт кошларының күпләп кош гриппы белән зарарлануы ачыкланган.

Анда бер фермер хуҗалыгындагы казлар әлеге куркыныч инфекцияне йоктырган. Авыруны тиешле документларсыз сатып алынган үрдәкләр таратканы мәгълүм булган. Үрдәкләр үзләре авырмаган, ә менә күршедәге фермер казларын инфекция белән “сыйлаган”. Нәтиҗәдә бер мең казны юк итеп, яндырырга туры килгән.

Әлеге хәл районыбыз ветеринарларын да хафага салган. Алар районда тавыклар, үрдәкләр һәм казлар сатучы эшмәкәрләр белән киңәшмә үткәргәннәр, кош-корт белән сәүдә итү кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгын аңлатканнар. Районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин искәрткәнчә, кош-кортны таныш булмаган сатучылардан алмаска, һичшиксез ветеринария документлары таләп итәргә кирәк. Законсыз сату итү очракларына юлыкканда авыл җирлекләре башкарма комитетларына яисә ветеринария хезмәтенә хәбәр итү зарур.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев