Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Матак авылыннан Александр Астафьев үзенең туган көнендә беренче мәртәбә сайлады

Бу көн Иске Матак авылы егете Александр Астафьевның гомергә хәтерендә калыр. Бүген ул балигъ булу яшенә җитте һәм беренче тапкыр сайлауда тавыш бирде.

Александр Астафьев исеме район газетасы битләрендә әледән-әле күренеп тора. Кечкенәдән спорт белән дус бу егет баскетбол, футбол белән ныклап торып шөгыльләнә, чаңгыда оста шуа. Үзебездә һәм районара бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулый.

Быел Александр, Иске Матак урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, Казан федераль институтының физика факультетына укырга кергән. Үзенең туган көнендә тәүге тапкыр гражданлык бурычын үтәүче егет сайлау участогына да беренчеләрдән булып килде.

–Бүген минем өчен бик мөһим көн. Мин дәүләтебезнең тулы хокуклы гражданы булдым һәм беренче тапкыр сайлауда катнаштым. Шуның өчен махсус авылга кайттым. Беренче тапкыр тавыш бирү, районыбызның, республикабызның киләчәк язмышына йогынты ясаячак бу вакыйгада үзеңнең дә катнашың барын тою бик дулкынландыргыч,–ди Александр.

Яшьләр һичшиксез сайлауга килергә, үз фикерен белдерергә тиеш, дип исәпли яшь сайлаучы. “Безнең гаиләдә бу матур традиция, әти-әни сайлауларга һәрчак бәйрәмгә кебек баралар”,–ди ул.

741 нче Иске Матак участок сайлау комиссиясе әгъзалары Александр Астафьевны туган көне һәм беренче тапкыр сайлауда катнашуы белән котладылар, аңа истәлекле бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев