Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы музыка мәктәбе укучылары “Premium Voice” музыкаль бәйгедә уңышлы чыгыш ясадылар

​​​​​​​Районыбызның яшь вокаль җырчылары Казанда үткән Халыкара “Premium Voice” балалар җыр сәнгате бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар.

 

Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучысы Мәдинә Гаджиева һәм Базарлы Матак мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Әмирә Хәмитова беренче дәрәҗә лауреат булдылар. Алар татар телендә җыр башкардылар.

Чуаш Борнаеннан Ярослава Еликова һәм Юхмачыдан Полина Альтурович икенче урынга һәм көмеш кубокларга ия булдылар. Кызлар эстрада вокалы номинациясендә чыктылар сәхнәгә.

Өченче дәрәҗә лауреатлар исеменә Базарлы Матак урта мәктәбе укучылар Мәдинә Сәгъдиева, Миләүшә Фәйзуллина, Миликә Хәйретдинова һәм Илзирә Гимадиева, Чуаш Борнае мәктәбеннән Елизавета Ерусланова лаек булдылар.

Балаларны конкурска район музыка мәктәбе укытучылары Алсу Сутягина һәм Алмаз Сафиуллин әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев