Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясатырга була

Районыбызның сайлау участокларында бүген гриппка каршы прививка ясатырга да була.

Әлкилеләр, тавыш бирү белән беррәттән, үзләрен грипп кебек авыр йогышлы чирдән дә саклый ала. Мобиль вакцинация станцияләре  Нәби Дәүли исемендәге гимназия, Базарлы Матак урта мәктәбе, “Алинә” спорт комплексы, район мәдәният йорты, Алексеевск аграр көллияте филиалы, Балалар иҗат йорты биналарында урнашкан сайлау участокларында җәелдерелгән.

Район мәдәният йортындагы 715 нче сайлау участогында район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы Лидия Волостнова кизү тора.

–Быелгы эпидсезон аеруча катлаулы булачак. Коронавирус инфекциясе дә бит беркая китмәде. Шуңа гриппка каршы прививка ясату бигрәк тә мөһим. Кешеләргә уңайлы булсын дип, сайлау участокларында вакциналау үткәрәбез. Бу  мөмкинлектән файдаланучылар булды инде,–ди Лидия Волостнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев