Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: СПИД йокламый

Район ведомствоара комиссия утырышында ВИЧ инфекциясе таралуга каршы тору мәсьәләсе каралды. Утырыш эшендә район башлыгы Александр Никошин катнашты.

Утырышта Чуаш Борнае һәм Иске Хурада авыл җирлекләре башлыклары мәгълүматлары тыңланды. Соңгы вакытта, профилактика чаралары үткәрелүгә карамастан, әлеге җирлекләрдә ВИЧ инфекциясе йоктыру очраклары арта бара. Бүген Базарлы Матак район үзәк хастаханәсендә Чуаш Борнаеннан 3 кеше, Иске Хурада һәм Сихтермә-Хузангай авылларында яшәүче берәр кеше ВИЧ-инфекция белән диспансерлык исәбендә тора.

Районда бу диагноз белән медикларда 22 кеше – 9 хатын-кыз һәм 13 ир-ат - исәптә. 16 кеше бушлай препаратлар кабул итәләр, ике хатын-кыз ана булырга әзерләнә.  Авырлы хатыннар карыннарындагы балалар инфекция йоктырмасын өчен химия профилактикасы уза.

ВИЧлылар арасында берсе генә наркоман, калганнары барысы да хезмәткә сәләтле яшьтәге гадәти кешеләр. 15 кеше эшләп тора, 6 сының эш урыннары юк, инфекцияле бер кеше инвалид. Ни аяныч, мондый диагнозлы биш кеше узган ел бакыйлыкка күчкән.

Районда СПИД таралу җәһәтеннән вәзгыять кискен тормаса да, профилактика эшен үзагымына куярга ярамый. Моны район башлыгы да басым ясап әйтте. Хокук тәртибен саклау органнары, авыл җирлекләре башлыклары кунакханәләрдә һәм тулай торакларда пропуск режимын көчәйтергә, тәртип һәм контроль урнаштырырга тиешләр (кичне “күңелле үткәрергә” теләге булган кунаклар да саулыклары турында уйлансыннар). Медицина хезмәткәрләренә мәгариф идарәсе һәм мәдәният бүлеге белән берлектә өлкән сыйныфлар укучылары, яшьләр арасында аңлату эшләрен активлаштыру зарур. Вәкиллекле органнар депутатларына үз утырышларында СПИД таралуга каршы тору мәсьәләсен тикшерү бурычы куелды.

СПИД йокламый. Бүген Урта Әлкидә – ике кеше, Юхмачыда - ике кеше, Иске Матакта һәм Түбән Колчуринода яшәүче берәр кеше ВИЧ диагнозы белән диспансерлык исәбендә торалар. Антирейтинг башында – Базарлы Матак авыл җирлеге. Биредә 11 кеше ВИЧ-инфекцияле статуслы.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. 2000 елдан бирле (ВИЧ-инфекция йоктыруның беренче очрагы шул елны була) район территориясендә мондый диагноз белән 51 кеше теркәлгән. 17 кеше районнан киткән, 12 кеше үлгән.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев