Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 11,12 сентябрьдә сайлаучыларның 47 проценты тавыш биргән

Районда алдан тавыш бирү көннәрендә сайлаучыларның 47 проценты үзенең гражданлык бурычын үтәгән. Бу хакта безгә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов хәбәр итте.

Бүген – Татарстан Президентын сайлауның төп көне. Әлкилеләр шулай ук җирле үзидарә депутатларын, Россия Дәүләт Думасы депутатын сайлый.

Иртәнге сәгать 8 дә  49 сайлау участогы тавыш бирү өчен ачылды.

Участокларда барлык хәвефсезлек таләпләре үтәлә.

Безнең хәбәрчеләр 717 нче Базарлы Матак сайлау участогында булдылар. Участок сайлау комиссиясе рәисе Лилия Дормидонтова әйтүенчә, халык бик актив. Алдагы ике көндә сайлаучыларның 45 проценттан артыгы тавыш биргән.

Участокта тавыш бирүнең барышын күзәтүчеләр карап тора. Биредә грипптан прививка ясатырга да була, район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы Эльмира Әхмәтҗанова кизү тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев